Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач районы Хәрби комиссары мөрәҗәгате

Комплектлау, өйрәнү һәм инструктаж исәпләре 2019 елның 30 апрелендә 17.00 сәгатьтә «Сабантуй» паркы территориясендә узачак.

Хөрмәтле балтачлылар, хәрби хезмәт ветераннары! Офицерлар, сержантлар, солдатлар һәм матрослар, яшь армиячеләр, кадетлар һәм мәктәп укучылары!

2019 елның 9 маенда Балтач шәһәр тибындагы поселогының үзәк мәйданында Геройлар аллеясы янында Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 74 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узачак.

Безнең көннәргә кадәр вафат булган әти – бабайларыбызның якты истәлегенә һәм бүгенге көндә исән-сау булган сугыш ветераннарына ихтирам йөзеннән, 2019 елның 9 маенда Россия Федерациясе Кораллы көчләренең төрләре буенча парадлы исәп составында тантаналы маршта катнашуыгызны сорыйм.

Комплектлау, өйрәнү һәм инструктаж исәпләре 2019 елның 30 апрелендә 17.00 сәгатьтә «Сабантуй» паркы территориясендә узачак.

Контроль күнегүләр 8 май көнне 18.00 сәгатьтә Үзәк мәйданда үткәреләчәк.

Барлык катнашырга теләк белдерүчеләрне дә чакырам.

Ихтирам белән, Татарстан Республикасы Балтач районы Хәрби комиссары подполковнигы В. Вәлиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе