Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар «Идел» журналы юбилеенда булдылар

1 август көнне Галиәскәр Камал театры бинасында «Идел» журналының 25 еллык юбилее булды.

Залда Бөтендонья татар яшьләре җыенында катнашучылар белән беррәттән, журналны нәшер итә башлауда катнашучылар, язучылар, шагыйрьләр, фән эшлеклеләре, районнардан килгән вәкилләр бар иде.
Бу тантанада Балтач районыннан яшьләр форумында катнашучылар, 1997 елның май аенда журналның тышлыгында фотосы басылган, Дорга авылында гомер итүче тормыш иптәше белән Елена Шакаева, районның мәдәният аксакалы Михайлов Радиклар катнашты.
«Идел» журналы тантанасында «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Ирек Минәхмәтов катнашты һәм чыгыш ясады, редакциягә Татарстан Президенты бүләге - җиңел автомашина ачкычын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250