Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачның "Сөенеч" балалар бакчасы караңгылыкка "чумган"

Балтачның яңа "Сөенеч" балалар бакчасының урам як ишек төпләрендә утлар ник янмый икән? Нәкъ бакчаның капкасы алдында Нариман урамындагы баганада да ут юк.

Кичке сәгатьләрдә караңгы, балаларын алырга килгән әти-әниләрнең берничәсе дә моңа игътибар итте, ләкин бер чыккач, кире борылып кереп, ут мәсьәләсендә сүз әйтергә теләүче булмады. "Рәхмәт яугыры" дигән сүзләр белән сукрануларын гына белделәр.
Бакча администрациясе моны контрольгә алсын һәм тиз арада бу проблема хәл ителсен иде. Чөнки ишектән кечкенә балаларын күтәреп чыккан әти-әниләргә һәм әби-бабайларга бик читен. Юкса, бакча өчен аз акчалар түләмиләр бит алар?!
Фото: http://matveevkurgan.ru/news/2012/05/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250