Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта һәм Кариледә гомуми мунча кирәкме, юкмы

Балтачта һәм Кариле авылында эшләп килүче гомуми мунчаларга елдан-ел халык азрак йөри.

Карилеләр өчен мунча шимбә һәм якшәмбе көннәрендә хезмәт күрсәтсә (бәясе 30сум), балтачлылар атнага бер шимбә көнне генә килә ала (билет бәясе 50 сум). Мунчаларны эшләтү, чыгымнарын каплау, аны тоту өчен район бюджетыннан акча каралмаган, дип белдерә район башкарма комитеты җитәкчелеге.
Балтач мунчасы торак-коммуналь хуҗалыгы карамагына караса, Кариледәгесенең хуҗасы - Тәбрис Габдрахманов. Тәбрис әфәнде: "1атнага баштагы елларда 50-60 кеше йөрсә, хәзер 30-40ка гына калды, бик чыгымлы, файдага эшләми, мин мунчаны бөтенләй ябу яклы",- дип кискен фикерен белдерде.
1нче декабрьдән бәя артып, 100 сум булачак. Халык мунчаларга йөрерме, юкмы - шунда күренер. Җитәкчеләрне шушы сорау борчый. Мунчалар кирәкме - үз фикерләрегезне белдереп, 2-62-53 номерына шалтыратып әйтә аласыз, яки сайтыбызга языгыз.
Фото: http://dobraya-bagira.livejournal.com/270249.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250