Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта посылканы өйгә китереп бирә башлыйлар

Татарстан Республикасы почта элемтә бүлекләрендә зур булмаган посылкаларны өйгә китереп бирү буенча яңа сервис барлыкка килде.

Шулай итеп, 2 килограммга кадәрге массадагы почта посылкасын алу өчен өйдән чыгып та торырга кирәкми.
Почта элемтәсе бүлегенә зур булмаган пакетта посылка килү белән, адресатка хәбәр җиткерелә, әлеге хәбәрдә почта элемтәсенең телефон номеры күрсәтелә, әлеге телефон аша посылка пакетын өйгә китреп бирү өчен заявка калдырып була.
Заявканы калдырган вакытта, почта элемтәсе бүлегенең эш режимын исәпкә алып, адресат өчен уңайлы булган вакыт һәм көн күрсәтелә. Посылкалар шәхесне раслаучы документны күрсәткән очракта тапшырыла.
Моннан кала, кайбер почта элемтәсе бүлеге хезмәткәрләре посылкада күрсәтелгән телефон номеры аша посылка килүе турында хәбәр җибәрәләр, дип хәбәр ителә "Россия почтасы" сайтында.
Фото: http://www.kakprosto.ru/kak-36818-kak-otpravit-posylku-pochtoy-rossii

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250