Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта Венгрия флагы җилферди...

Гаиләбез белән машинада әфганчылар хөрмәтенә салынган һәйкәл яныннан узып барабыз. Шунда 3нче сыйныфта укучы улыбыз: - Әни, әни, кара әле, Татарстан флагын астын-өскә әйләндереп куйганнар. Безнең флагта башта яшел, аннары ак белән кызыл төс булырга тиеш бит, - дип әйткәч, бу күренешне күреп, шаккаткан идем.

Кызыл, ак, яшел төсле флаг - ул бит Венгриянеке булып чыга. Шушы һәйкәл янында 13нче февраль көнне әфганчы-интернационалистларның бәйрәм тантанасы да үтте бит. Аларның берсе генә булса да, Татарстан флагына игътибар иттеме икән?!
Юктыр, мөгаен... Шушы ваемсызлыкны 9 яшьлек бала бер карауда күргән, ә башкалар ничек игътибар итмәделәр икән соң?! Менә игътибарсызлык нәрсәгә китерә. Юкса, бик гади генә тоелган гамәл сыман, ләкин бу очракта ваемсызлык кабул ителми. Димәк, милләт, патриотизм дип сөйләүләр һәм Ватан өчен гомерләрен кызганмаган әфганчы-интернационалистларны искә алу, тантаналы чаралар уздыру дәүләт кыйммәтләрен игътибарсыз калдыруга нигезләнгәнме?!
Әле бүген дә флаг җилферди, тик Татарстанныкы гына түгел.
Балтач урта мәктәбенең 3нче сыйныфында укучы малайның әнисе (исемем редакция өчен генә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250