Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта яллар имин үтә, бер янгын да теркәлмәгән

31нче декабрьдән 5нче гыйнварга кадәр Татарстан буенча - 53 янгын очрагы булган , ә Балтач бу исемлектә юк. Аллага шөкер, бездә Яңа ел яллары имин үтә - бер очрак та теркәлмәгән.

Кичәге чираттагы видеобрифингта Яңа ел бәйрәмнәре чорында гадәттән тыш хәлләрдән һәм янгыннардан саклану буенча профилактик чараларны кисәтү турында сүз барды.
Бу бәла-казалы очракларны булдырмый калу буенча республика күләмендә башкарылган эшләрнең бер өлешенә нәтиҗәләр ясалды. Шушы соңгы көннәрдә Татарстан буенча 53 янгын очрагы теркәлгән, аларда 4 кеше янып үлгән. Дәүләт инспекторы С.Сергеев белдерүенчә, янгыннарның 80%ы шәхси торак йортларда килеп чыккан.
Янгын куркынычын кисәтү өчен республикада бәйрәм вакытына кертелгән махсус режим 10 гыйнварьга кадәр дәвам итә. Районда тиешсез урында петардалар шартлату очраклары моңа кадәр теркәлмәде. Инде моннан соң да тыныч булыр шәт.
Фото: http://serovglobus.ru/wp-content/uploads/2011/10/%D0%9F%D0%BE%D0%B6%D0%B0%D1%80-e1319548546509.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250