Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта ярминкә

Район үзәгендә үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә районның барлык авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре катнашты.

Алар нигездә ит, сөт, бәрәңге, печән-ашлык сатты. Халык итне егылып алды. Иртәнге сигездә күп җәмгыятьләр ит продукциясен сатып бетергән иде инде. Ярминкәгә район үзәгендәгеләр генә түгел, күрше-тирә авыллардан да килгәннәр иде. Халык чарадан канәгать калды. Өлкәннәр ункөнлеге барганлыктан өлкәннәргә социаль яклау бүлегенең ике «ГАЗель» машинасы хезмәт күрсәтте.
Ярминкәдә күңелең ни тели шул бар иде. Ит, сөт продукциясеннән тыш, мәктәп-бакча коллективлары төрле кайнатмалар, тозлаган әйберләр, камыр ризыклары, кул эшләнмәләре белән сәүдә итте. Соңгыларын исә бик тиз алып бетерделәр, диләр мәгариф хезмәткәрләре. Бүләккә, туган көннәргә, истәлеккә дип алганнар.

Шулай ук сәнәгать предприятиеләре, кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәрләр дә халыкка үз продукциясен тәкъдим итте. Төзелеш материаллары да күпләп сатылды. Ярминкә барышында мәдәният хезмәткәрләре үзләренең моңлы, дәртле җырлары белән чарага ямь өстәде. Район җитәкчелеге исә һәр сәүдә ноктасында булып, эш барышы белән якыннан танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250