Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бассейнында су чистарту датчигы төзек булмаган

29 март көнне «Дулкын» бассейныннан Балтач район үзәк хастаханәсенә хлор белән агулану билгеләре белән 8 бала китерелде.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Балтачта 8 бала хлор белән агуланган бассейнда су чистарту датчигы төзек булмаган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 "Тикшерү барышында ачыкланганча, 28 мартта кече бассейндагы су чистарту автоматының датчигы бозылган. Икенче көнне бассейнда су әзерләү системасының техник эшләрен үткәрү вакытында бик каты хлор исе килә башлаган", - дип аныкладылар идарәнең матбугат хезмәтендә.

Бассейнда һава һәм су пробалары алынды, аның нәтиҗәләре буенча хлор һәм хлороформның микъдары гигиена нормативларына туры килмәве билгеләнде.

Тикшерүдән соң идарә бассейн эшен вакытлыча туктатып тору турында беркетмә төзеде.

Икәртеп үтәргә кирәк, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 29 март көнне «Дулкын» бассейнында сигез бала агуланган дип хәбәр иткән иде. Хастаханәгә китерелгән дүрт баланың хәле уртача авыр дип бәяләнгән иде. Тагын дүрт бала җиңелчә агуланган иде. Пациентларга хлор белән агулану диагнозы куелды.

Әлеге факт буенча «куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, ә прокуратура тикшерү оештырган иде.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бассейн