Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Без башка аудитория күрергә өметләнгән идек”

Хуҗалыкларга бушап калган йөзәр башлык фермаларны «эшкә җигү» турында җитди уйланырга кушылды.

Район советының утырышлар залында район хуҗалыклары, җирле үзидарә, шәхси оешма, КФХ җитәкчеләре, эшмәкәрләр белән үткәрелгән очрашуда район башлыгы Рамил Нотфуллин шулай диде. Эшмәкәрләрне, фермерларны, КФХ җитәкчеләрен күбрәк күрергә теләгән идек диюе аңлашыла да, чөнки еш кына нәкъ менә шушы категория кешеләрдән безне белмиләр, ишетмиләр, ярдәм итмиләр ише зар-моңнар ишетелә. Мондый очрашулар үткәрү турындагы идея дә әнә шундый фикерләрдән соң барлыкка килгән дә инде. Ике арада үзара аңлашу, эшлекле “күпер” булдырырга теләү нәтиҗәсе. Җитәкчелек беренче адымны атлады, каршы як та мондый чакыруларда активрак булса, күзгә-күз карап сөйләшкәндә проблемаларны хәл итү күпкә җиңелрәк икәнен аңласа, көтелгән нәтиҗәләр булмый калмас иде. Бүген “үз казаны”ңда гына “кайнап”, күпкә өметләнеп булмый.

Юкса, сөйләшүнең темасы да үз эшен булдырган кешеләр өчен кызыклы һәм файдалы буласы иде. Бу залда ул көнне хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү юллары, чаралар турында сөйләштеләр. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хөкүмәт ярдәмнәре, грантлар, субсидияләр, бу юнәлештәге яңалыклар турында җентекләп аңлатса, «Ак барс» һәм «Саклык банкы» вәкилләре өстенлекле кыска сроклы кредитлар, шулай ук яңа төр мөмкинлекләр турында белешмә бирде. Чыгыш ясаучыларга сораулар да күп булды. Аларның күбесенә шунда ук җавап бирделәр, өйрәнеп хәл итәргә дә ышандырдылар.

Биредә катнашучыларга җитәкчелек шактый кызыклы конкрет тәкъдим дә әзерләгән иде. Әлеге проектны, Яшел Үзән районына барып, күркә һәм үрдәк үстерүче ике фермер эшчәнлеге белән махсус танышып кайткан район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов аңлатты. Бигрәк тә үрдәк үстерү юнәлешенең әлләни чыгымнар таләп итмәве, Яшел Үзән фермерының эш башлаучыларга (билгеле, ике якка да) файдалы тәкъдимнәре яклау табар дигән өметтә, бу проектны авылларда яшәүчеләргә яхшылап аңлатырга, шулай ук хуҗалыкларга да бушап калган йөзәр башлык фермаларны «эшкә җигү» турында җитди уйланырга кушылды.

– Безнең район эшмәкәрләренә бердәмлек җитми, – дигән иде бер әңгәмәдә район эшмәкәрләр берләшмәсе җитәкчесе Раиф Гафиуллин. Бердәмлек кенә түгел, аларда үз фикерен, проблемаларын җиткерә белү кадәресе дә шактый аксый икән дип нәтиҗә ясадым мин бу очрашуда. Чөнки сорауларны һәр очрашуда бер үк кешеләр бирә, проблемаларны да шулар күтәрә. Башкалар битараф кына тыңлап утыра, үз проблемаларын үзе хәл итмәк булып, вакыт та югалта, еш кына отыла да.

Мондый очрашуның чираттагысы май аена планлаштырылды. Анысында инде бүтән – хәзерлекле дә, конкрет тәкъдимнәре-фикерләре дә булган аудитория җыелсын иде. Күңелдә йөргән сорауларга тиешле җавап булганда гына нәтиҗә көтеп була. Ә ул җавап нәкъ менә шушындый очрашуларда табыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек