Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Безне алга таба хезмәт кенәгәләреннән «колак кактырмакчылар»

2017 елдан илебездә хезмәт кенәгәләре гамәлдән чыгарылачак, дип хәбәр итә "Русская служба новостей" агентлыгы. Эш бирүчеләр хезмәт кенәгәләрен тикшереп, барысын да Пенсия фондына тапшырырга тиеш булалар.

Россиядә хезмәт кенәгәләре беренче тапкыр 1919 елда гамәлгә кертелә.
1938 елда СССР халык комиссарлары Советы карары белән кертелгән китапчыклар 1973нче елга кадәр эшченеӊ «йөзе» була. Ул оешмада 5 көннән артык эшләгән һәрбер кешегә ачылырга тиеш була. Соӊгы мәртәбә үзгәреш 2004 елда кертелгән иде. Аны игътибар белән карасак, саклау өчен аерым билгеләр белән тамгалаганнарын күрәбез. Бүгенге көндә эштән киткән очракта хезмәт кенәгәсе аныӊ хуҗасыныӊ кулына бирелә һәм ул үзе яӊа эш урынына аны тапшырырга тиеш.
1997 елдан гражданнарныӊ эш урыны, аныӊ нинди пост алып торганлыгын, күпме хезмәт хакы алуы турында Пенсия фонды алып бара. Бүгенге көндә, күп очракта хезмәт килешүе төзелү аркасында хезмәт кенәгәсенеӊ кирәге шуныӊ кадәр генә калып килә.
Хезмәт дисциплинасын бозган очракта эштән киткәннәрнеӊ генә бу кыӊгыр эшләре яӊа эшкә урнашканда фаш ителмәскә мөмкин. Бу мәсьәләне абруйлырак оешмалар, яӊа эшкә алына торган хезмәткәрләрне «полиграф», ягъни ялган сөйләгәнне ачыклый торган аппарат аша уздырып, хәл итә башладылар инде.
Фото: http://www.teleport2001.ru/alfa-teleport/2006-11-15/19253-trudovye-knizhki-otmenyat.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250