Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген Балтачта түгәрәк өстәл артында балигъ булмаган балалар тәрбиясе хакында сөйләштеләр.

Бала тәрбияләү иң четерекле, иң авыр һәм җаваплы эшләрнең берсе.

Әти-әни гаиләдәге, мәктәп-бакча коллективлары үз төркемнәрендәге балалар өчен кайгырса, ә районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары бөтен район балалары язмышы өчен ут йота. Әле балаларның да ниндиләре бит: һәр төрле начар гадәтләргә кереп китәргә әвәс булганнары, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Аларның һәрберсе өчен дәүләт алдында җавап тотасы, күңелсез күренешләрдән йолып каласы, инде начар гамәлләр кылганын туры юлга бастырасы бар.
Алда саналганнар алай тиз генә, шома гына тормышка ашса икән. Кайчак та күпме генә шәхси якын килеп эшләсәң дә, туры юлдан бер тайпылган баланы тәртипкә өйрәтүе ай-һай бик авырга туры килә. Тик мәгариф,социаль яклау, мәдәният һәм яшьләр бүлеге, опекунлык һәм попечительләр советы,больница, полиция, прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан күләмле генә эшләр башкарыла. Һәр тармак үз юнәлешендә балигъ булмаганнарның, бигрәк тә хәтәр группага (группа риска) кергән балаларның укудан тыш вакытын файдалы итеп үткәрүгә зур игътибар бирә.
Район белем учакларында, спорт мәктәпләрендә оештырылган төрле түгәрәкләр һәм лагерьлар, социаль яклау бүлеге һәм психологик үзәк психологлары хезмәте, мәктәпләрдә белгечләрнең балалар белән даими очрашуы әлеге юнәлештәге эшләрнең берничәсе генә. Тик әле эшләнәселәре дә байтак. Мәсәлән, 2014 елда 4 яшүсмер тарафыннан җинаять кылынган. Исерткеч эчемлек кулланган 36 гаилә, балигъ булмаган 2 бала эчүчелек буенча диспансер исәптә тора. Хәтта парта арасында ук бәбәй алып кайтучылар да бар...
Бүген бу хакта Балтачта үткән зона семинарында да сөйләштеләр. Казаннан килгән белгечләр иң элек безнекеләрнең эшчәнлеген чагылдырган докладлар тыңлады, аннан соң урыннарга чыгып һәр тармакның эше белән танышты. Соңыннан, гомуми җыелышта нәтиҗәләр ясалды, теләк-тәкъдимнәр әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250