Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәм җитә, флаг күтәрергә килегез!

Батыр йөрәкле иптәшләрне, Казан юлы өстендәге һәйкәл янына диңгезчеләр флагын күтәрергә чакырып калам.

Хөрмәтле иптәшләр! 19 март – илебезнең Хәрби су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне.

Без гаять тә тирән диңгез, океан су асларында хәрби бурычыбызны лаеклы рәвештә үтәп, Ватан алдында батырлыкка тиң хезмәт күрсәткән ир-егетләр, горур диңгезчеләр! Районыбызда яшәүче диңгезчеләрнең барысы да диярлек атом-төш көймәсендә хезмәт иткән курку белмәс егетләр. Ил чикләрен иксез-чиксез су асларында саклау ул кыюлык кына түгел, батырлык һәм горурлык та.

Бәйрәм белән сезне, мөхтәрәм райондашлар! Хезмәт иткән еллар хатирәсе чәчләребезгә ак төсләр булып уелып калса да, күңелләребез һәрчак көр, дөньяларыбыз тыныч, гаиләләребез имин булсын. Чикләребезне дошман үтеп кермәсен. Рәхәт яшик, дус булыйк. Һәрбарчагызга да ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормышлар, хәерле хезмәт көннәре телим. 19 март көнне, 9.00 сәгатьтә батыр йөрәкле иптәшләрне, Казан юлы өстендәге һәйкәл янына диңгезчеләр флагын күтәрергә чакырып калам.

Наил ХӨСНЕТДИНОВ,

су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр җәмгыяте рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су асты көймәсе