Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәмнәр үтте, чыршыларны кая урнаштыру турында райондашларыбыз киңәше.

Яңа ел бәйрәменең төп бизәге булып, өйләребезне матурлап торган чыршы агачлары шушы көннәрдә чүп савытларында, контейнерларда күренгәли башлады.

Сүз дә юк, "Чыршысыз Яңа ел буламыни инде ул?", диярсез. Ә ничә еллар үскән чыршыны кисеп алып кайтып, аны атна-ун көн дәвамында йортыбызны бизәп тоту өчен файдаланып, аннан соң чыгарып ташлау миһербансыз булуыбызны күрсәтә. Шуның өчен ясалма чыршы сатып алып, матурлап бизәп кую күпкә хәерлерәк.
Авыл җирлекләрендә иске чыршыны ташландык хәлдә йөртмиләр анысы - тураклап мунча мичләренә ягалар яки хайваннарына бирәләр. Ә андый мөмкинлекләре булмаган, бистәдә яшәүчеләр бу очракта нишләргә тиеш булып чыга? «Ылыслы гүзәлне кая куярга?» - бу сорау торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен генә түгел, башкаларны да борчый.
Район буенча 9500гә якын шәхси хуҗалык исәптә, шуның 2528е Балтач шәһәр җирлегендә. Бәйрәмдә 5 йортның берсендә диярлек чын ылыслы чыршы бизәлүен исәпкә алсак, димәк, 1900 яшь чыршының гомере киселә дигән сүз!!! Бу һәр ел саен кабатлана торган сан. Ә без экологияне, табигатьне саклыйк, парклар һәм скверлар елы үткәрик, дип сөйләнәбез. Менә шушыннан башларга кирәк икән бит ул Җир-Анага сакчыл карашны!
Ә чын чыршыны сатып алган яки урманнан кисеп алып кайткан вакытта аны бәйрәмнән соң чыгарып ташларга түгел, ә файдалы максатларда кулланырга да мөмкин икән. Шул уңайдан "Ылыслы чыршы, наратларны нишләтәсез? Көн-күрештә куллану өчен алар белән нәрсәләр эшләргә була?"- дип берничә кешедән сораштым. Мәгънәле киңәшләрне сезгә дә тәкъдим итәм. Җаваплар белән танышкач, чыршыларның бик тә кирәкле "чүп" булуы ачыкланды бит әле.
Резидә апа: чыршы ботакларын кечкенә кисәкләргә сындырып савытка салам һәм өстенә кайнар су коям. Өч көннән соң бу төнәтмәне гөлләргә сибәм - бу яхшы дәва.
Мансур абый: чыршы ботакларын сындыргалап капчыкка салып алып куям , ә яз көне алар белән түтәл өстен каплыйм, корткычлар тими. Бу туфракка органик ашлама да була.
Илһам: чыршы яки наратны бакчадагы агачларны ашлау өчен вакларга була. Терлек азыгына кушарга да мөмкин. Кәүсәсеннән көрәк, себерке яки башка эш коралларына сап ясап куям.
Миләүшә апа: ботакларын кисәкләргә чапкалап, чиләккә салам, өстенә кайнар су коям, мунча миченә утыртам. Исе искиткеч! Бу төнәтмәне коенасы суга салам.
Фото: http://www.moe-online.ru/news/view/280884.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250