Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Галимҗан ага Мөхәмәдиев хәзер Кариледә яши, аңа бүген 90 яшь тулды (+фото)

Ыспай итеп киендереп түр якка утыртканнар, кызлары әйләндереп алган, яраткан оныкчыгы Ильяс та шунда.

Гаҗәеп гади һәм күркәм гаиләдә булдык бүген – Галимҗан аганы ыспай итеп киендереп түр якка утыртканнар, кызлары әйләндереп алган, яраткан оныкчыгы Ильяс та шунда. Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин өр-яңа түбәтәй дә киертте үзенә,  Рәхмәт хаты да тапшырды, чәчәк бәйләме дә бүләк итте. Галимҗан ага Салавыч Сәрдегәне авылында туган, шунда гомер иткән, лаеклы ялга чыкканчы туган колхозында хезмәт куйган кеше. Шуңа да аны бирегә котларга “Татарстан” җәмгыяте рәисе Айнур Нотфуллин, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин килгән иде. И куанды инде бабай, үзенекеләр бит, ишектән керешли  үк туган як  сулышын алып керделәр мени! “Әтинең хәлен белеп чыктым, авылдашыңа-чордашыңа барам дигәч бик күп сәлам әйтергә кушты”, дип,  Рамил Рәшитович Галимҗан аганы тагын да кәефләндереп җибәрде.

Галимҗан аганың гомер юлы, бүгенге тормышы турында тулырак – “Хезмәт” газетасында.

Алсу Гатиятуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбиляр