Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хатларга күзәтү

Көн тудымы редакциябезгә күпме шалтырату, ничәме-ничә хат килә. Барысын да газета битләрендә урнаштыру да мөмкин түгел. Шуңа да бүген без аларга күзәтү ясарга булдык.

«Клубыбыз булмаса да, бер бәйрәмне дә калдырмыйбыз. Бина юк дип зар елап утырмыйча, гөрләтеп бәйрәм итәбез», дип яза Таузар авылыннан Хәдичә Зәкиева. Быел яңа клублы булачаклар икән. Ә аңарчы бәйрәмнәрне үткәрми торыргамы? Һич тә юк. Җаен тапканнар, Яңа елны саф һавада җырлап-биеп каршыласалар, 8нче Мартны мәктәптә үткәргәннәр. Гөләндәм Сабирова, аның улы Рашит, кызы Фәридә, Тәнзилә Гыйззәтуллина, Сәрия Галләмова кебек активистлар булганда клубсыз да бәйрәм ясарга була диелгән хатта.
Күпчелек хатлар район үзәк хастаханәсенең игелекле табиблары, мәрхәмәтле шәфкать туташларына юлланган. Көшкәтбаштан Гөлфирә Гыйльмуллина терапия бүлегендә дәваланган булган. «Авыруларга тәмле телләрен бер дә кызганмыйлар. Бүлектәге барлык хезмәткәрләргә олы рәхмәт хисләремне ирештерәм», дип яза автор. Балтач бистәсендә яшәүче Гөлфия Әүхәдиева исә вакытында дөрес диагноз куйган участок табибәсе Резеда Закировага, хирург Наил Зариповка, шәфкать туташы Гөлсинәгә, хирургия бүлеге хезмәткәрләренә, ашыгыч ярдәм бүлеге кызларына рәхмәтле булуын белдерә. «Болгарга сәяхәткә алып барган шофер Фидәрис Хаҗиевка бик рәхмәтлебез. Юлда барганда һәрбер шәһәр, район, күлләр хакында тасвирлап сөйләде ул. Безгә шушындый матур экскурсия оештыруда ярдәм күрсәткән социаль яклау бүлегенә дә рәхмәт хисләребезне белдерәбез», дип яза Соснадан Фахирә Садыйкова.
Иске Салавыч авылы кызы Гөлзилә Гафуровадан килеп ирешкән хат укытучыларга дан җырлаудан гыйбарәт. Мәктәп директоры Люция Закирова, сыйныф җитәкчесе Гөлсинә, укытучылар Римма, Рәмзия, Гөлшат апаларының куйган хезмәтләре алдында баш ия. «Бүгенге көндә Арча педагогия көллиятендә укыганда да укытучыларым биргән тирән белем һәм күнекмәләр миңа нык ярдәм итә», дип яза Гөлзилә. «Наз»да ял итүебез турында язмыйча булдыра алмадык», дип башлана чираттагы хат. Сания (Түнтәр), Былбыл (Куныр), Мәдинә (Норма), Зөлхәбирә (Яңгул), Вера (Сала Көшкәт) ханымнар «Наз»дагы хезмәткәрләрнең берсеннән-берсе ягымлы булуын, төрле дәвалау чаралары кулланып, өлкәннәрне сәламәтләндерүләрен бәян иткән.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250