Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хәләлчеләр «Хәләл»дә, ягъни «Хәләл ярминкә Балтач-2014» чарасы турында

Каян гына килмәгәннәр бирегә. Хәләл продукция җитештерүче 40тан артык эшмәкәр, предприятие үз товарларын алып килгән.

Үзебезнең Татарстанның «Чаллы ите» казылыклары, Питрәч тавыклары, Биектаудан чүпрәсез пешкән ипи, «Бәхетле» продукцияләре. Түбән Новгородтан Али Мәлик улы Сөләймановның ат итеннән эшләнгән казылыклары, Томскидан сәламәтлек препаратлары, Киров, Пенза, Мордва, Мари Иле өлкә, республикаларыннан...
Ниләр генә юк. Ашамлыклар гына түгел, милләтебез рухын чагылдыручы борынгыдан килгән сәнгать уен коралларын һәм башкаларны ясаучылар да үз товарларын тәкъдим итте. Төрледән-төрле тальян гармуннар, курайлар, беләзекләр, милли аяк һәм өс киемнәре, шәмаилләр.
Тумышы белән үзебезнең Әтнә егете Нияз Гәрәев үзләре үстергән куяннарга хәтле алып килгән. Республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккашнең дә монда килеп үзенең иҗат җимешләрен тәкъдим итүе, мөнәҗәтләр җырлап танылган «Райан» ансамбленең, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева, жырчыбаянчы Сәүбән Закиров, Гөлчәчәк Кәлимуллина, алып баручы Гамил Нурның килүе, «Татарстан-Яңа Гасыр» телевидениесенең башыннан азагына кадәр бәйрәмдә булып, аны кинога төшерүе
әлеге ярминкәнең гаять әһәмиятле зур чара булуына бер дәлил.
Хәләл ризык җитештерүчеләрне, һөнәр осталарын бер мәйданга җыйды, аларга фикер алышу, киләчәге без сәламәт булсын өчен сәламәт ризыклар җитештерү юнәлешендә үзара тәҗрибә алышу мөмкинлеге бирде бу мәйдан.
Балтачта республикада беренчеләрдән булып «Хәләл индустриаль парк» оештырган Якуповлар нәселенең хезмәтенең уңай нәтиҗәләрен күреп, аны башкаларга да күрсәтү максаты белән дә әлеге зур чараны монда оештырырга булганнар. Эшкуарлар паркта үз эшләрен ачу өчен дә зур мөмкинлекләр булуын күреп, аннан файдаланырга ниятләре барлыгын да сиздерделәр. Амин.
Күпме райондашыбызга яңа эш урыннары булыр иде. Алай гына да түгел, изге Рамазан ае төгәлләнеп, Ураза гаете хөрмәтенә мондый бәйрәм биредә инде өченче ел рәттән үткәрелә. Башка елларда балалар өчен күңелле Сабантуй буларак оештырылган булса, менә монысын республика күләмендәге зур ярминкә иттеләр.
Ярминкәдән республикада хәләл продукция сатучы 500ләп кибет, 12 күпләп сату үзәге барлыгын белеп киттек. Халкыбыз өчен борынгыдан таныш булган мөнәҗәтләр, гармун, курай моңнары, җырлар тынып тормады.
Казаннан гына да өч автобус кеше килгән иде. Балалар өчен Коръән уку ярышлары үткәрелде. Анда катнашкан һәркемгә бүләкләр өләшенде. Гомумән, бәйрәмгә килгән бала-чага арасында бүләксез калучылар булды микән?
Кардәш эшкуарларыбыз гает хөрмәтенә бүләкләрне мул өләштеләр. Кыйммәтле кесә телефоннары, бисмиллалы сәгатьләр, конфетлар...
Татарстан Диния нәзарәте ниятләп алып килгән Коръәннең Казан басмасы паркка зурлап тапшырылды.
Халык бәйрәмнән рәхәтләнеп ял итеп кенә түгел, «карале, буп-буш җирдә башлаганнар иде, нинди матур индустриаль үзәк барлыкка килгән» дип гаҗәпләнеп таралышты.
«Хәләл ярминкә Балтач-2014» чарасынан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250