Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хушлашу сүзе

Язгы ташкыннар ярларыннан ташып чыккан, табигатькә яз сулышы иңгән 11 апрель иртәсендә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, җәмәгать эшлеклесе, район газетасының актив хәбәрчесе, шигъри җанлы, тынгысыз күңелле Мөбарәк Касыймхан улы Галиевның 89 яшендә гомере өзелде.

Мөбарәк Галиев 1923нче елның 24 июлендә Хәсәншәех авылында дөньяга килә. 1937нче елда туган авылында җиде сыйныф белем алгач, тәүге хезмәт юлын «Кызыл көч» колхозында комбайнчы булып башлый. Урта белемне Балтачка - кичке мәктәпкә йөреп укып ала. Тракторчылар хәзерләү курсларын үтеп, колхозда тракторчы булып эшли. 1939нчы елда Донбасс шахталарына китә.1942 нче елда Кызыл Армия сафларына алына. Шуннан бирле, 1944нче елга кадәр ул Ватан өчен көрәшә - Сталинград, Ворошиловград, Харьков, Запорожье өлкәләрен, үзе эшләп йөргән Донбассны фашистлардан азат итә. 1944нче елда көчле яраланып, туган ягына озатыла. Аның сугышчан юлы күп медальләр белән бәяләнә.
Яраларыннан савыккачтын, М.Галиев 1947нче елга кадәр Дәүләт куркынычсызлыгы комитетының Балтач бүлегендә хуҗалык эшләрен алып бара. 1948-1952нче елларда ул кабат Донбасста - Горловка шахталарында күмер чаба. 1952нче елдан соң аның егерме ел гомере халыкка кино хезмәте күрсәтүгә багышлана. Биредә эшләгәндә «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1975нче елда М.Галиевка «СССР кинематографиясе отличнигы» билгесе бирелә. 1973нче елда ул «Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. 1973-78нче елларда район типографиясенә җитәкчелек итә. Мөбарәк Галиев туган якка, аның табигатенә, хезмәт сөючән кешеләренә, данлы эшләргә мәдхия җырлаучы шагыйрь дә, «Мәңге хәтердән китмәдең» исемле шигырьләр китабы авторы да иде. Аның шигырьләренә танылган композиторлар язган җырлар халык арасында популярлык казанды.
Хушыгыз, Мөбарәк Касыймханович! Караңгы гүрләрегез якты, урыннарыгыз оҗмахта булсын. Сезнең тынгысыз җанлы район эшлеклесе, күркәм иҗат кешесе булуыгыз күңелләребездә мәңге сакланыр. Якыннарыгызга, туганнарыгызга, балаларыгызга, онык-оныкчыкларыгызга Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен.
Бертөркем иптәшләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250