Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иң күп эштән китүчеләр – күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагыннан

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 15 нчы октябрьдән алып 21 нче октябрьгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 83 кеше күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагына караган эшеннән азат ителгән.

Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, эшкәртүче җитештерү тармагында 66 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә:
мәгариф өлкәсе - 62,
күчемсез мөлкәт белән операцияләр - 44,
транспорт һәм элемтә - 40,
социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү - 31,
икътисад эшчәнлеге - 26,
дәүләт идарәсе - 26,
төзелеш - 24,
сәламәтлек саклау - 22,
авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы - 16,
электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату - 12,
кунакханә һәм ресторан бизнесы - 12,
файдалы казылмалар табу - 9.
Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.
Министрлыкның матбугат хезмәте.
Фото: http://www.mk.ru/economics/2013/03/17/827028-bezrabotitsa-v-rossii-stala-rasti.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250