Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Изге чишмәгә юл кирәк

Гомерем буе Казанда яшәсәм дә, туган ягымнан - Балтачымнан аерылмадым.

Әле дә гел кунакка кайтып йөрим. Дүрт югары белем алдым, дини мәдрәсә тәмамладым, әлхәмдүлиллаһ, 1290 тапкыр коръән чыктым. Авыру-сырхауларга хәл кадәренчә ярдәм итәм, сулышың шифалы, файдасы тия диләр.
Безнең районнның Салавыч белән Норма арасында суы шифалы чишмә бар. Изгеләр чишмәсе ул. Балачактан күңелгә кереп калган, үзем дә шуннан шифа табам, башкаларга да күп киңәш иттем, алар да дәва тапты.
Бер генә ләкин бар - "Татарстан" хуҗалыгы җир эшкәрткәндә, утыртканда бу чишмәгә юл калдырмый. Менә быел да кукуруз утыртканнар. Инде хәзер икешәр метрдан да биек булып үскән кукуруз арасыннан кереп-чыгарга бик уңайсыз.
Киләсе елларга бер "кәҗә сукмагы" гына калдырмаслар микән? Чишмә үзе дә караучысыз калган, коймалары да авып беткән - бу кайтканымда бөтенләй кәефем төшеп киттем.
Әнвәр апагыз.
Казан шәһәре.
Фото: ​http://www.wise-travel.ru/russia/orlovskaia-oblast/otzyv-3647.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X