Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Каенлыкны су басты

Әле язгы ташулар башланмады, инде Балтачның Каенлык урамы турысындагы тротуар су астында калды.

Көннәр җылы тору сәбәпле, узган атнада кар эреп, кар сулары ерганаклар булып акты. Бу бигрәк тә авыш урамнарда күзгә ташланды.

Алдан хәстәрен күргән хуҗалар капка төпләрендә канаулар казырга өлгерде инде. Әмма югарыдан агып төшкән кар сулары быел дамба кырындагы үзәнлектә юл таба алмый, тирә-якка җәелде, шул рәвешле тротуар су астында калды.

Чарасызлыктан бу тирәдә яшәүчеләр көрәк алып канау да казып карады, әмма күпләп җыелган су тиз генә үз юлын таба алмый шул. Соңгы елларда мондый күренешнең булганы юк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су басу