Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кариле авылы халкы төлкеләрдән зыян күрә.

5 - 10нчы март көннәрендә Кариле авылының Татарстан, Тынычлык урамнарында яшәүчеләр кичке сәгатьләрдә ике зур төлке йөрүен күрәләр. Хәтта кайберләре аларны этләр белән дә бутый.

Бу хакта авыл җирлеге идарәсенә һәм тәртип сагында торучы участок вәкиленә хәбәр итәләр, ләкин кыргый, ач җәнлекләр генә үз эшләрен тиз тоталар. Төнлә тынычлык урамындагы өч хуҗалыкка зыян салалар. Каралты-кураларына үтеп кереп, тавыкларын ботарлап чыгалар.
Кариле авылы халкы: "Кыш буе урамнарга этләр хуҗа булган иде, ә хәзер төлкеләрдән зыян күрәбез. Котырган төлкеләр кешеләргә, хуҗалыктагы терлекләргә ташланып, авырулар китереп чыгармасалар ярый инде, дип борчылабыз. Көн туса берәр нәрсә чыга да тора, соңгы вакытларда урамга чыгарга куркыныч", - ди алар.
Фото: http://batona.net/tags

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250