Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Каш ясыйм дип, күз чыгардылар… (фото)

Ленин урамының "Чәй йорты"нан больница ягына бара торган тротуар үтеп йөрерлек түгел.

Кыш буена ике тапкыр трактор белән эттерделәр. Беренчесендә - "Чәй йорты" белән янәшә күп фатирлы йорт каршындагы һәм аның янәшәсендәге шәхси йортның коймаларына зыян салдылар. Икенчесендә - "Чәй йорты" ягыннан эттерә башлаганнар да, Космонавтлар урамы турысына кадәр генә барып җиткәннәр. Ә нәтиҗәсе - ташка үлчим, хәзер бөтенләй дә йөри торган түгел. Өлкән яшьтәгеләр, бала коляскасы яки чана этеп йөрүчеләрне әйтмим, яшьләр дә авырлык белән генә үтә ул араны, бик уңайсыз. Бу мәсьәлә тиз арада чишелеш тапсын иде, дип редакциягә мөрәҗәгать итте бистәнең шул якларында яшәүчеләре исеменнән Фәния апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250