Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кайчан, нинди ризык ашыйбыз?

Бу дөньяда кешеләр бер-берсенә охшаш итеп яратылмаган. Аларныӊ куллана торган ризыклары да төрлечә. Әмма төрле булсалар да, нинди ризык, кайчан күбрәк кулланалар икән, аныӊ үзенчә нигезләмәсе бар.

Баллы ризык ашыйсы килү хәлдән тайганчы эшләгәндә күзәтелә. Глюкоза стресс гормоны - адреналин бүленеп чыгуда катнаша. Нервланганда яки акыл хезмәтен эшкә җиккәндә, кандагы шикәр тиз эшкәртелә. Андый вакытта шоколад яисә җиләк-җимеш кагы ашарга киңәш ителә.


Кешенең тозлы ризыкка тартылуы организмга инфекция керү турында сөйли. Бу бигрәк тә бәвел бүленеп чыгу юлына нисбәтле авыруларга бәйле. Иммунитет төшкәндә дә тозлы ризык ашыйсы килергә мөмкин.

Әчкелтем ризык ашыйсы килү ашказаны кислоталылыгы түбәнәю билгесе. Димәк, ашказаны согы аз бүленеп чыга дигән сүз. Әчкелтем ризык салкын тиеп авырганда, тән температурасы күтәрелгәндә, аппетит югалганда ярдәм итә.

Авызны яндыра торган ризыкларны "ялкау" ашказаны сорый. Андыйлар азыкны эшкәртергә булыша. Канны сыеклатырга, кан тамырларын чистартырга һәм май бүленеп чыгуга ярдәм итә. Ләкин андый азыкны күп ашарга ярамый. Бигрәк тә ач карынга. Чөнки ашказанының лайлалы тышчасына зыян килүе ихтимал. Гастрит, ашказаны җәрәхәте булганда, эч катканда, бавыр һәм үт куыгында проблемалар күзәтелгәндә кеше төче ризык сайлый.

Фото: http://zdorov-info.com.ua/novosti/interesnye-fakty/12664

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250