Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанда “Адмирал” сәүдә үзәге дөрләп янды.

Бүген, көпә-көндез, төгәлрәге 12.54 сәгатьтә «Адмирал» сәүдә үзәгендә көчле янгын чыккан.

Янгын базар бинасына терәлеп торган кафедан чыккан дип фаразлана. Ут кисәк кенә зур мәйданны, бер сәгать эчедә сәүдә үзәгенеӊ беренче катын якынча ике меӊ квадарт метр мәйданны биләп ала. Шул арада икенче катка да үрли һәм түбә җимерелә. Көн үзәге булу сәбәпле, сәудә үзәгендә балалы сатып алучылар да шактый булган, нәтиҗәдә имгәнүчеләр һәм үлем очрагы да бар. Әлегә алар турында мәгълүмат гел үзгәреп тора, соӊгы чыганакларга караганда 19 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган, 3 кеше үлгән дип хәбәр итә «РИАНОВОСТИ» басмасы. Янгын урынына Президент Рөстәм Миӊнеханов һәм Казан шәһәре мэры Ильсур Метшин килгән, янгында югалтуларга тарыган эшмәкәрләрне башка сәүдә үзәкләренә урнаштырга дигән әмер биргән.
Янгын урынына омон һәм хәрбиләр китерелгән, чөнки җыелган халык арасында, туганнары өчен билгесезлектән паника - янган бинага ташлану очраклары булган, ә инде кайбер мәкерлеләре янгыннан коткара алган товарларны урларга тотынган.
Жыелган кешеләр сүзләренә караганда, алар танышларыннан, туганнарыннан ялкын тоткынында калулары турында смс хәбәрләр алаганнар һәм аларныӊ язмышлары билгесез. Бары тик янгында бәлагә таручыларны 12нче, 7нче, 2нче шәһәр хастаханәләренә һәм РКБга озатулары билгеле. Бәлагә таручыларныӊ туганнары белән психологлар эшли. Бу минутларда янгын сүндерелгән, янгын калдыкларына кабат су сибү эшләре бара.
Ике ел вакыт аралыгында дүртенче сәүдә үзәге яна, очраклылыкмы бу, анысын ачыклауны хокук саклау органнарына калдырыйк…

Фото: http://ria.ru/incidents/20150311/1052002229.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250