Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кесә телефоны үлемгә китергән

Мәскәүдә бер туташның кесә телефоныннан дөрес файдаланмау сәбәпле гомере өзелгән.

20 яшьлек кыз ваннада юынганда, розеткага тоташтырылган кәрәзле телефонына килгән шылтыратуга җавап бирергә уйлап, аны кулына алган. Тик телефоны кулыннан суга төшеп киткән. Кызны ток суккан.

Әнисе, 48 яшьлек Оксана, кичке унберенче ярты тирәсендә фатирына кайткан. "Бусаганы атлап кергәндә үк күңелемә үзем дә аңлата алмаган шом йөгерде, - ди ул. - Ванна бүлмәсендә кызымның үле гәүдәсен күргәч, чак акылдан язмадым".

20 яшьлек мәрхүмә, былтыр гына техникум тәмамлап, эшкә урнашкан булган, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига