Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кичә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова үзенеӊ туган көнен билгеләп үтте.

Күп санлы китаплар авторы, татар халкыныӊ милли азатлык көрәшенеӊ үзәгендә кайнаган бу көчле рухлы ханымны Бөтендөнья татар конгрессы да үзенеӊ 2014 елга нәтиҗәләр ясау җыелышында котлап китте.

Конгресс барышында кискен, тиз генә чишелеш таба алмый торган проблемаларны күтәрергә туган көне аӊа комачаулык итмәде, киресенчә Фәүзия Бәйрәмова бер ничә тапкыр үзенеӊ сораулары белән барган җыелышны җанландырып җибәрде. Шушы ук вакытта "Азатлык" радиосы Төркиядәге "Мирас" оешмасы Бәйрәмованы яклауны сорап Татарстанга мөрәҗәгать юллады, дип җиткерде.
Аныӊ тексты түбәндәгечә:
"Төркиядә яшәүче татарларның "Мирас" оешмасы Фәүзия Бәйрәмованы яклауны сорап Татарстан президентына, Юстиция министрлыгына, Язучылар берлегенә, Диния нәзарәтенә, җәмәгать эшлеклеләренә һәм иҗтимагый оешмаларга мөрәҗәгать юллады. "Мирас" вәкилләре бу мөрәҗәгатьне язучы, Милли мәҗлес рәисәсе Фәүзия Бәйрмованы әледән-әле мәхкәмәләргә тартуга борчылып әзерләгән.
"Фәүзия Бәйрәмова нигә гел сак астында, гел тикшерелүдә һәм нигә мәхкәмә залларында вакыт уздыра соң? Нигә аңа картлык көнендә тынычлык юк, нигә аңа иркенләп китап язарга мөмкинлек бирелми?", диелә әлеге мөрәҗәгатьтә. "Мирас" вәкилләре Бәйрәмованың татар әдәбиятына керткән өлешен дә, татар милләте өчен ясаган ялкынлы чыгышларын да, язган мәкаләрәрен дә телгә ала. Чит илләрдә һәм Русия төбәкләрендә татарны яклап, татарны танытып йөрүен дә билгеләп уза.
"Аның, халкыбызга бернинди зарары да, зыяны да юк. Ул төбәкләрдә, булган илләрдә гел Татарстан байрагын күтәрә, туган телне таныта, татарны һәм аның тарихын аңлата. Аны ул төбәкләрдә чиксез хөрмәт итәләр, аны яраталар, аны кул өстендә йөртәләр. Ә газиз ватанында исә аны бизмәннәрдә (мәхкәмәләргә) тарталар", ди "Мирас" oешмасы вәкилләре".
Фото: http://rus.azattyq.org/content/news/24908121.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250