Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Киттең, ятим иттең...

Уйламаганда-көтмәгәндә гаиләбезгә зур кайгы килде: җир җимертеп эшләп йөргән шат күңелле, һәрчак үз эченнән нидер көйләп йөрүче, кешеләргә ярдәмчел, туганнарына, кызы-оныкларына һәрвакыт ачык чырайлы Фәнисебез арабыздан кисәк кенә китеп барды.

«Мин авырыйм», дип әйтмәсә дә, рәхимсез авыру аны сагалап йөргән күрәсең: минут-сәгать эчендә ул суга төшеп югалгандай бакыйлыкка китеп барды. Шушы җан өшеткеч авыр минутларда безнең кайгыбызны уртаклашырга килгән һәр кешегә рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
Фәнисебезне соңгы юлга озатканда килгән кешенең бихисап күп булуы авылдашларыбызның да, иптәшләренең дә, күршеләребезнең дә аны да, безне дә хөрмәт итү билгесе иде. Авылыбызның имамы Рәшит Габдуллин, авыл җирлеге башлыгы Әлфрид Әхмәтханов, бертөркем әфганчылар белән хезмәттәшләрен соңгы юлга озатырга килгән район әфганчылар җәмгыяте рәисе Дилүс Гатиятуллин Фәниснең күпләр күңелендә озак сакланачагын әйттеләр.
Фәнисебезне соңгы юлга озатуга, аның рухына корьән ашларын уздыруга ярдәм иткән туганнарыбызга, һәр кешегә, газетага безнең кайгыбызны уртаклашып некролог биргән «Кызыл юл» кооперативына, Нөнәгәр урта мәктәбе коллективы, профсоюз оешмасына чын күңелебездән чиксез рәхмәт.
Беркемгә дә андый вакытсыз югалтулар күрергә язмасын.

Галләмовлар гаиләсе,
Нөнәгәр авылы

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев