Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күршеләр, иң якын кешеләр

Хөрмәтле укучым! Күрше хакы -Алла хакы, дигән сәхифәбезне укыгансыңдыр инде. Аның нигезендә күршеләргә карата яхшы мөнәсәбәт, дуслык-татулык ятканын да сизгәнсеңдер. Күршелек җепләрен ныгыту максатыннан, яңа темабызны алга таба да дәвам итәргә исәп. Безгә хатлар языгыз, дус-тату яшик! Күршеләр турындагы язмаларыгызны элекрон вариантта җибәрергә уйласагыз, адресыбыз BaltasiRed2005@yandex.ru

Төшке аштан соң эшкә йөгерәм, каршыма күршебез Илсур абый очрады. Башта бераз мактап алды да, аннан, син авыл кешеләрен яхшы беләсең, менә әйтеп кара әле, лаеклы ялга чыгып та, иң озак эшләүче кеше кем? дигән соравы белән аптырашта калдырды. Әлбәттә, җиңелдем. Шулай итеп, күптәннән башымда йөрсә дә, каләм алырга кулым җитмәгән күршеләрем турында язасы килүне тизләтте Илсур абый.
Аллага шөкер, урамыбыз кечкенә булып, яшәүчеләрнең күбесен пенсионерлар тәшкил итсә дә, яшьләр белән олылар бер-берсен ихтирам итешеп, санлашып яшиләр. Каршыбызда гына Венера апа яши, укытучы буларак, сөйләгән сүзе төпле, аермачык. Һәр яңалыкка, хәбәргә аныңча аек фикер белдерергә әле безгә өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Нинди йомыш белән керсәң дә, кире бора белми ул. Аз гына арырак киткәч, Дуся апалар йорты. Минем үземнән бик күпкә өлкән булса да, сөйләшергә сүзләр дә табыла, акыллы киңәшләре белән «көйләп» тә җибәрә. Килене Лилия урамыбызның табибы - кеше йомышына каршы килә белмәс, ачык йөзле. Җитеш тормышта кайнанасы белән килешеп, ире белән гөрләшеп ике ул үстерделәр. Алардан ары быел 80 яшьлек юбилеен үткәргән Мәрьям апа тора. Мәрьям апаның 8 баласының һәрберсе ел әйләнәсе әниләре янында - бакчасында эшлиләр, каралтысын, йортын яңарталар. Тәмле телле, юмарт күршебез урамдагы нәни балаларны күчтәнәчләр белән дә сыйларга онытмый. Аннан соң Фәрит абый белән Фирая апа. Балаларын үстереп «очырткач», икесе генә яшиләр дисәң, дөрес булмас, чөнки алардан кешенең беткәне юк. Бервакытта да төшенкелеккә бирелә белми торган күршеләр дип беләм мин аларны. Терәлеп торган уң якта - Тамара Григорьевна гаиләсе. Үз көйләре белән тыныч кына яши бирәләр. Килен алып, 2 онык сөеп, олы улларын башка чыгардылар. Кереп-чыгып яшәмәсәк тә, аларның әйбәт кешеләр икәнлеген беләм.
Чаттан күренүгә үк кычкырып сәлам бирә торган Мәхмүт абыйны кыш буе юксындык. Күршеләрнең өйләрендә ут янса да иптәш бит, җәйгә югары урамдагы улыннан кайтыр, дип гел көттек. Аллага шөкер, кайтты.
Сул ягыбыздагы йортка иртә яздан көзгә кадәр торырга Казаннан Илдария апа кайта. 6 яшьлек керәме янына, 60мы - эшен ташлап, хәл-әхвәлеңне сораша. Әнием яшендә булгангамы, кайтканын сагынып көтеп торам. Тормышның татлысына караганда, ачысын күбрәк татыган бу күрше апа тик торырга яратмый. Кояш белән бергә торып, көн кызганчы бөтен эшен бетерә.
Аннан арырак сүз башымдагы Илсур абыйлар тора.Тормыш иптәше Рая апа апрель аенда юбилеен билгеләп үтте. Күз тимәсен, хәрәкәттә-бәрәкәт дигәннең бер мисалы булып тора ул. Урта мәктәпне бетергәнче үк гәҗит-журнал тараткан кызны почтага бишкуллап эшкә алалар. Курслар бетереп кайткач, почта җитәкчесе итеп куялар, шул хезмәттә 38 ел үтеп тә киткән. Инде ялга чыгып та дистә ел эшләнгән. Елның нинди булуына карамастан, 200дән артык хуҗалыкка хезмәт күрсәтә, аның өстенә күпме акча һәм кәгазь эше. Минем аны ялга чыгарганым бар, тик бер айдан артыкка түзә алмыйм. Эшкә киткәнче өйдәгесен тәртипләп, көн саен 5-6 чакрымны авыр сумка күтәреп урап, 10-15 хуҗалыкка сугылып кайтканнан соң да тик торганын күрмәссең. Улы-килене, 3 оныгы белән мәш килеп яшәп яталар. Күршеләр исеменнән үткән һөнәри бәйрәме - Почта хезмәткәрләре көне белән котлап, сәламәтлек, тигезлек, тынычлык телисе килә үзенә. Илсур абый, соравыңа җавап таптым, лаеклы ялга чыгып та иң озак эшләүче кешене әйтә алдым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250