Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мөһим эш башкаралар

Район архив бүлегенә авылдан килеп үзләренә кирәкле документ эзләтүчеләрнең күплегенә мин кергән саен шаккатып чыгам. Биредә эшләүче Әлфия Атабаева белән Роза Зарипова һич иренмичә дистәләрчә папка актарып, кирәкле мәгълүмат табып биреп, бик күп рәхмәт ишетәләр.

Мин барында киереп ишек ачкан бер кыю карчык әйтә: «Курыкмыйча кердем әле, сезне бик әйбәт диделәр, халыкка игелекле булуыгыз, яхшы даныгыз безнең авылга да килеп иреште, мине дә, шәт, кире бормассыз», дип елмая.
Әнә шулай бүлек мөдире Әлфия белән Розага көн буе баш күтәрми эшләп дистәләрчә кешенең гозерен төгәл һәм дөрес итеп үтәргә туры килә, чөнки бирелгән һәр белешмә күпмедер күләмдә акча мәсьәләсен хәл итә бит.
Соңгы елларда колхозларның, предприятиеләрнең юридик статусы үзгәргәч, барлык личный состав документлары (хезмәткә түләү) һәм приказ китаплары архивка тапшырылды, куярга урын җитмәгәч, ярый әле өстәмә бүлмә бирделәр. Шуңа бәйле рәвештә эш күләме никадәр дәрәҗәдә артканлыгы турында әйтеп-сөйләп торасы да юк. Шуңа да карамастан, Әлфия белән Роза гозер белән килүчеләрне ачык йөз белән каршылап, оператив рәвештә үтенечләрен канәгатьләндерә баралар, үзләрен чын дәүләт хезмәткәре дәрәҗәсендә тота беләләр. Ә бит аларның архив эшенә кагылышлы бүтән мәшәкатьләре дә җитәрлек. Элек-электән дәүләт учреждениеләреннән башка мөһим оешмалардан даими саклауга куела торган, тарихи әһәмияте зур булган документлар туплау өчен дә ел саен шактый зур планнар җиткерелә. Аларны кабул итеп рәсмиләштерү юнәлешендә бик грамоталы зур эш башкарырга кирәк. Байтак еллардан бирле республикада алдынгылар рәтендә йөргән район архивы хезмәткәрләре бу мөһим эшне җиренә җиткереп үтәп бара, район тарихын язып китап чыгаручы авторларга җитди ярдәм күрсәтә.
Март аенда архив хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үткәнлектән, мин шушы кечкенә тыйнак, әмма бик тә кирәкле коллективның әз генә булса да нәтиҗәле эшчәнлеген чагылдырып үтәсем килде.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250