Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мөнир Рахмаев хатыны белән аерылышкан!? (ЭКСКЛЮЗИВ)

Ышанмаслык хәл! Мөнир Рахмаев Казан кызы Әдиләне яратып өйләнешкән иде бит! Алар арасында башланып киткән мәхәббәт тарихы да шулхәтле матур, ихлас иде. Ике ел очрашып йөргәннән соң, яшь пар никах укытып тагын ике ел бергә яшәде. Туй ясарга нәрсә комачау итте икән?!

8 ай буе журналистлардан яшереп килгән серне җырчы бүген Intertat.ru газетасы хәбәрчесенә сөйләде.
Мөнир Рахмаевны хатыны белән аерылышуга көндәлек тормышта туган низаглар китергән. Әдиләнең бик бай кыз икәнен дә әйтеп узарга кирәктер. Белеме буенча җырчы икән. Киләчәктә танылган җырчы булырга хыяллана. Әмма Мөнир, ул мондый үрләр яуламаячак, ди. Чөнки аңарда омтылыш, тырышлык дигән нәрсәләр юклыгын да ассызыклап үтте җырчы. Шулай ук Әдиләнең Мөниргә карата көнләшүе турында да әйтте. Хәтта менә шушы көнләшүе аркасында Мөнир Вконтакте сайтындагы махсус битен дә алып аткан иде бит. Хәзер аерылышкач, кире яңа битен булдырган.
- Әдилә белән без бик авыр аерылыштык. Бер үк әйбергә берничә тапкыр әйләнеп кайта идек. Булган хәлләргә кире борылып карыйсым да килми. Аның белән язышабыз болай. Әмма аңа карата булган хисләр барысы да сүнде. Туй ясарга гына теләгем уяна, ул ниндидер бер-ике минут эчендә бөтен нәрсәне бозарга мөмкин иде. Шуннан соң бернәрсә дә эшлисе килми.
Аның бик тә танылган җырчы буласы килә. Моның өчен аның уенда омтылыш та, тырышлык та юк. Аның уенда бары - акча, кием-салым, соңгы модель айфон һәм башкасы. Ул бик бай кыз. Аларның өендә хезмәтче бар. Акчаны эшләп алуны белми дә белми инде. Ә акчаны ярата.
Аннан соң аңарда миңа карата көнләшү, ышанмау көчле булды. Тәүлек буе мин аның янында булырга тиеш идем. Кызык кына инде ул. Аңа акча да кирәк, гел янында булу да кирәк. Эшләмәсәң, акча үзеннән-үзе килми бит инде. Менә шуны аңламый иде ул. Иҗат ягыннан гел үсәргә тырыштым. Ә ул мине, киресенчә, аска өстерәде. Минем популяр булуымнан да көнләште дип әйтәсем килә. "И-и, җимеш, булдырдың!" - дип аның бер дә мине мактаганы булмады. Ир-ат кешегә бер җылы сүз ишетү дә җитә бит инде!
Аннан соң җырлау ир-ат эше түгел дип, минем бары эшмәкәр булуымны теләде. Тормышта авырлык күрмәгән. Без күргәннәрне ул башына да китерми. Студент вакытта тулай торакта торуны бөтенләй белми. Безнең бернәсә дә ашарга юк иде. Киемне әйтеп тә тормыйм инде. Нәрсә бар шуны киябез. Ә аңа көн саен яңа кием кияргә кирәк. Яңа кием кисә, ул аны кире кими. Ыргытып кына барды. Мин моны нормаль күренеш дип санамыйм. Әдилә бик матур үзе! Курчак инде менә! Ә эчендә бушлык, караңгылык... Әмма андый кешеләр белән тормыш корып булмый ул, - диде Мөнир Рахмаев.
Мөнир Әдилә белән кавышкач, фатирга кереп торганнар. Аннары алар җырчы эшләп алган бер бүлмәле фатирда яшәгәннәр. Хәзер җырчы үзе генә тора икән һәм тизрәк үзен бәхетле итәрлек кызны очратып, аңа өйләнергә теләвен дә яшермәде.
- Ашарга да юньле әзерли белмәде. Чаманы белмичә, бер атна буена ашарлык пешерде. Бер атна торган ризык бозыла бит инде ул. Шулай ук суган да турый алмавына шаккаттым. Аны угыч аша чыгарып маташты.
Берсендә телевизор карыйбыз. Сталин белән Гитлерны күрсәтәләр. Кемнәр икәнен дә белмичә, миннән сораган иде. Элементар булган әйберләрне дә белми. "Миңа бер яхшы эш эшләмәдең", ди ул. Ничек шулай әйтә аладыр?! Хәтта бу сүзләр күңелгә тия.
Бөтен нәрсәне ала идем. Кая барсам да, бүләкләр алып кайттым. Барлык клипларымда диярлек төшердем. Бер сүз белән әйткәндә, кадеремне белмәде. Калганын сөйлисем дә килми! Болай да барысын да ачып салдым!
Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Чөнки ул минем юлымда Әдилә белән кавыштырып, күп нәрсәләргә күземне ачарга ярдәм итте. Хәзер тормышымнан бик канәгать! Аңа кире кайтасым килми. Минем әти-әниләремне дә хөрмәт итмәгән кеше белән яшәү дөрес булмас дип, аерылышырга булдым.
Кеше гайбәт сөйләргә ярата. Мине башка кыз белән йөридер дип әйтерләр. Әмма чынлыкта минем хәзер беркемем дә юк. Булачак тормыш юлдашымның мине, иҗатымны яратуын һәм эштән арып кайтканда, елмаеп каршы алуын телим. Минем кебек әрсез булсын иде. Дөресен әйткәндә, мине һәм мин аның үзен бәхетле итәрлек кызны очратып, өйләнергә телим, - диде Мөнир Рахмаев.
Чыганак: Интертат.ру
Фото: http://vk.com/id7645637

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250