Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мунча яратучыларга киңәшләр

Моны белү файдалы

*Чабынырга барганчы ике сәгать алдан ашагыз.
Тик шартлаганчы түгел. Артык күп ашап яки ач карынга чабынырга ярамый, организмда җылылык алмашы бозыла. Аңыгызны җуюыгыз бар яки кан басымы күтәрелергә мөмкин.

*Пар бүлмәсендә 2-3 минут аскы киштәдә утырыгыз. Бу вакыт эчендә эссегә ияләшәчәксез. Шуннан соң гына өскә менеп утырыгыз.

*Тәнегез төсенә игътибар итегез. Ул алсу булырга тиеш. Әгәр дә кызыл таплар барлыкка килә кән – тәнегез артык кызган дигән сүз.

 *Чиста яки минераллы су эчегез. Чабыну бүлмәсенә кереп чыгу арасында 1-2 стакан. Алкогольдән баш тартыгыз. Спиртлы эчемлекләр организмны сусызландыра, ә мунчада болай да сыеклык күп югала.

*Пешекләнгән себерке белән чабыныгыз. Аны 15-20 минутка кайнар суда тотыгыз. Мондый массаж кан әйләнешен яхшырта, тире күзәнәкләрен сулата. Тирләгәннән соң кызуны куыгыз. Моның өчен баш очында себерке яки сөлге селкергә кирәк.

yashel-uzan.ru

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр