Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нөнәгәрдә бик каты янгын булды

Шимбә көнне Нөнәгәр авылында булган ут афәте әби-бабайны һәм буйдак олы яшьтәге малайларын йорт-җирсез калдырды. Камап алган ялкын санаулы минутлар эчендә йортны, мунчаны, терлек абзарларын көлгә әйләндерде.

Язгы-җәйге чорларда янгыннарны булдырмау турында төрле карарлар кабул ителә, әмма нәтиҗәсе генә җитәрлек түгел. Шимбә көнне Нөнәгәр авылында булган ут афәте әби-бабайны һәм буйдак олы яшьтәге малайларын йорт-җирсез калдырды. Камап алган ялкын санаулы минутлар эчендә йортны, мунчаны, терлек абзарларын көлгә әйләндерде. Мал-мөлкәттән бары бер үгез исән кала. Бүгенге көндә авыл җирлеге, күмәк хужалык җитәкчелеге бу гаиләгә сыеныр урын турында кайгырталар. Туган нигезен ташлап китәргә теләкләре булса, читтә яшәүче кызлары да сыендырырга риза, әмма әби-бабайныӊ туган авылыннан аерыласылары килми. Авылда йорт сатып алу мөмкинлеге өйрәнелә, шуныӊ өчен ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Нөнәгәр авыл җирлегенә мөрәҗәгать итә алалар, тел.3-85-35.

Гомүмән, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәр йортта, җирлектә, оешма-производство предприятияләрендә катгый үтәлергә тиешле.

Фото, видео: социаль челтәрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нөнәгәрдә булган янгында бер хуҗалык тулысынча янып беткән

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын