Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нәниләрне «Кыш бабай»га кунака алып баручы “Балалар” туристик маршруты салынган

Киләсе елның 5 гыйнварыннан "Казан-1" тимер юл вокзалыннан Великий Устюгка махсус "Балалар" туристик маршруты кузгалачак.

928нче номерлы поезд Кыш Бабайга Казан - Ижевск - Глазов - Великий Устюг маршруты буенча барачак. Кыш бабай биләмәсендә балаларны кызыклы күңел ачу программасы көтә. 6нчы гыйнварда яшь казанлылар Ижевск һәм Глазов халкы өйләренә юл тотачаклар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 938нче номерлы Түбән Новгород - Киров - Великий Устюг юнәлеше буенча барачак тагын 1 туристик поезд 3нче гыйнварда юлга чыга һәм 4нче гыйнварда кире әйләнеп кайта.
Балаларны йөртү өчен иң яхшы вагоннар әзерләнгән, тәҗрибәле проводниклардан бригада формалашкан, дип ышандыра Горький тимер юлларының Казан төбәге буенча матбугат хезмәте, дип яза Татар-Информ.
Фото: http://rzdtour.com/routes/rossiya/788/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250