Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Протокол төзегәнче...

Ел саен «ашый-ашый» бәрәңге бакчасына керә барган коры елганың ярын, зур-зур агач ботаклары ташлап, әти ишелүдән туктатты. Хәзер ул агачлар череп юкка чыкты, өстенә туфрак ятты һәм ямь-яшел үлән каплады. Шодада шулай рәткә китерелгән урыннар тагын да бар.

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтхановның эшен тикшергәндә шушы вакыйга искә төште дә, баштан китмәде генә бит. Монда да ишелеп гел басуга таба баручы ярны туктату өчен агачлар ташлыйлар. Күп еллар буе сыналган бу алым экологиягә зыян китерә дип кем уйлаган. Авыл өйләреннән шактый читтә, күренеп тирә-юньне ямьсезләмиләр, бернәрсәгә комачауламыйлар. Ләкин авылда җитәкчелекне бик ошатып бетермәгән берәү шикаять язып Арчадан экологлар чакырта. Ә тегеләрнең билгеле инде, шуннан кадәр килгәч, буш китәселәре килми. Яр астындагы ботак-чатакны карыйлар да, эшнең асылына төшенеп-нитеп тормыйча, протокол төзеп китәләр. Һәм менә шуның буенча Альфред хәзер комиссия каршында тора. Изге ният белән эшләнгән эшкә нинди чара күрергә? Юридик зат буларак, иң кечкенә җәза - 15 мең сум штраф. Авыл янындагы бер ерганакны бетерергә тырышкан өчен күбрәк түгелме соң бу?! Гомумән, җәзаларга кирәк микән?!
Утырышта миндә шундый тәэсир калды. Икеле-микеле булгач, комиссия рәисе дә җәза бирми торырга кирәк дигән фикергә килде. Чыннан да экологлар кабат тикшерсеннәр, экологиягә кай тарафтан нинди зыян килгәнен ачыкласыннар, расласыннар.
Бу комиссиядә Кенәбаш авылында яшәүче шәхси эшмәкәр Ринат Ибәтуллинның да эше каралды. Төзелеш материаллары белән авыл урамының чисталыгын, төзеклеген ямьсезләгән өчен төзелгән протокол буенча чакырылган. «Гаепне таныйм. Инде тәртип салдым», ди ул. Җирле үзидарәдән рөхсәт белешмәсе дә бар. Закон бозмаган димәк. Бәлки аңа да шунда ук протокол төзегәнче, территорияне тәртипләргә кушасы, инде дә тыңламаса гына протокол төзергә кирәк булгандыр. Эше утырышка кергәч, 2 мең сум штраф түләргә мәҗбүр ителде инде.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250