Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Раифа тыюлыгында күргәннәрем

Раифада булганыгыз бармы? Раифа тыюлыгы Яшел Үзәнгә барганда уң якта кала. Биредә Раифа Богородица монастыре да бар.

Явыз Иван Казанны алгач, татар җирендә төзелгән һәм ачылган беренче монастырь ул. Совет чорында монастырь ябылган. Монда коррекцион мәктәп урнашкан. 1990 еллардагы үзгәрешләрдән соң мондагы ирләр монастыре һәм чиркәүләр кабат торгызылган.
Биредә чисталык, пөхтәлек һәм матурлык хөкем сөрә. Биредәге Грузин чиркәвенә (соборына) Грузин Мәрьям Ана иконасы куелган. Махсус урында Изге су алу урыны да бар. Игътибар итсәгез, мәйдан уртасында Хач куелган постаментка кояш сәгате урнаштырылган. Раифа күле биредәге панорамага ямь биреп тора.
Кыш көне анда Крещение суыкларында коеналар. Якын тирәдәге керү юлларына боздан кисеп матур скульптуралар куялар. Раифа күлендә бакалар яшәми.
Раифа мәйданнарында үзем төшергән кайбер фотоларны тәкъдим итәм.
Сентябрь, 2014 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250