Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Республика территориясе актив төньяк Атлантик циклон йогынтысы астында булачак

3-5 декабрьдә Татарстан территориясендә актив төньяк Атлантик циклон хакимлек итәчәк. Шул сәбәпле һава торышы шатлары сизелерлек начарлану көтелә. Татарстан синоптиклары көчле буран һәм юлларда кар көртләре барлыкка килүне фаразлый.

Иртәгә төнлә һәм көндез явым-төшемнәр көтелми, әмма көн азагында республика районнарының күпчелегендә бераз кар, җиңелчә буран булуы ихтимал. Термометр баганалары төнлә һәм иртән - 17-22, урыны белән 25 градус салкынны күрсәтәчәк. Көндез температура 12-17 градус салкын булачак.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы үзәге пәнҗешәмбе, 4 декабрьдә, көчле кар явачак, шулай ук күз күреме начарланып һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга җитәчәк көчле җил белән бураннар фаразлый. Төнлә һава температурасы 12дән 17гә кадәр салкын булса, иртән 6-11 градуска калачак. Ә көндез 3-8 градус салкын көтелә. Юлларда кар көртләре булырга мөмкин.
Җомга, 5 декабрьдә Татарстанда циклонның үзәк һәм тыл өлеше йогынтысы астында, кар, урыны белән буран, көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр җиткән көчле җил, юлларда кар көртләре саклана. Температура төнлә һәм көндез 4-9 градус салкын булса, көннең икенче яртысында һәм кич 10-15 градуска кадәр төшәчәк, дип яза Татар-Информ.
Фото: http://www.tuvaonline.ru/2013/03/07/segodnya-v-tuve-ozhidaetsya-silnyy-veter.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250