Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Романтик"та “Кызыксыну буенча түгәрәкләр” дигән чара уздырылды

Җәй ул ял һәм маҗаралар вакыты. Балтач районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге елдагыча район "Романтик" лагере базасында спорт сөюче һәм сәләтле балалар өчен ял оештырды.

«Наз» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 2014 нче елның 8 августында балаларның күнекмәләрен үстерү, психологик культураларын күтәрү максатыннан районыбызның "Романтик" лагерендә булып кайттылар.
Алар балаларга "Кызыксыну буенча түгәрәкләр" дип исемләнгән чара тәкъдим иттеләр. Төрле юнәлештәге эш башкару аша белгечләр балаларның яраткан эш төрләрен билгеләргә тырыштылар, эмоциональ халәтләренә диагностика үткәрделәр, рәсемнәрне пластилин белән буярга һәм күләмле рәсемнәр ясарга тәкъдим иттеләр. Балалар сөенеп барлык төр эшләрдә дә актив катнаштылар.
Бирелгән эшләрен тәмамлаган балалар белгечләр алып килгән күңелле фото-тактада сурәткә төшә алдылар. Әлеге сурәтләр һәркемнең дә күңелен күтәрделәр.
Көн күңелле һәм файдалы үтте. Ял итүчеләр белгечләргә рәхмәт әйттеләр һәм уңышлар теләп озаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250