Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Россельхознадзор белгечләре: “Чыршы алып бизисе бар – саклык чараларын күрик”.

Күптән көткән кар да яуды, сәүдә нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар сатуга чыкты. Чыршы алып бизисе генә калды. Аларны да сата башладылар инде. Тик күңел урманда үскәнне якынрак күрә.

Чит илләрдән кайтарылганын сәүдә нокталарыннан инде күптән алырга була. Яңа ел бәйрәме өчен дип безнең урманчылар да аны махсус үстерә. Соңгы елларда чүлмәккә утыртылганнары да киң кулланышка керә башлады. Белгечләр мондый "урман гүзәле"н теләсә кайдан сатып алмаска киңәш итә. Россельхознадзорның фитосанитар күзәтчелек һәм орлык сыйфатын тикшерү бүлеге хезмәткәре Мөдәрис Фәттахов белән әңгәмәбездә бу сорауларга ачыклык кертеп китәргә булдык.
М.Фәттахов фикеренчә җепсел тукымаашар (еловый лубоед), мыеклач коңгыз һәм башка шундый корткычлар агачларга куркыныч тудыра. Алар кәүсә нематода авыруы таратырга җирлек булырга да мөмкин. Әлеге авыруны таратмас өчен республиканың кайбер өлешләрендә һәм күрше төбәкләрдә карантин фитосанитар зона игълан ителгән.
Кайберәүләр, чыршы ничек авыру тарата алсын инде дип, ышанмас та. Авыруны чыршы үзе түгел, ә чыршының кайрысына кереп урнашкан мыекчан кондызның личинкалары тарата. Бу кодыз карантин булган бөҗәкләр исемлегенә керә һәм башка агачларга таралу куркынычы тудыра.
Үз йортлары белән яшәүчеләр бәйрәмнән соң аны бакчаларына чыгарып куя, яз ахырына кадәр шунда тота икән, "Яңа ел гүзәле"ндәге корткычларга бу хәл уңай жирлек булырга мөмкин. Мондый хәл килеп чыкмасын дисәк, чыршыны чүп савытына ташларга яки мичкә тыгып яндырырга кирәк тә инде.
Декабрь урталарында белгечләр чыршы сатылучы сәүдә нокталарына рейдлар оештырырга җыена , мондый тикшерүләр төрле хилафлыкларга юл куймас өчен кирәк. Россельхознадзор белгечләре ылыслы агачлар белән сату итәргә уйлаучыларга кичекмәстән тиешле документларны рәсмиләштереп, сатып алучыларга бары тик сыйфатлы чыршылар гына сатуны оештырырга киңәш итә.
Орлык, чәчәк, агач үсентеләре турында сорауларыгыз туса, хилафлыклар белән очрашсагыз, телефон аша Россельхознадзор белгечләре белән элемтәгә керергә була.
Элемтә өчен тел.: 884364 29484.
Фото: http://www.bolshoyvopros.ru/questions/19146-kakaja-elka-luchshe-naturalnaja-ili-iskusstvennaja.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250