Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Россия Пенсия Фондының рәсми сайтында шәхси кабинетыңны булдыр.

"Мин пенсия яшенә якынлашып киләм. Бер танышым "Хәзер алдан ук пенсиянең күпме чыгачагын интернетка кереп, исәпләп карап, белеп була икән бит", дигән иде. Чыннан да, шундый мөмкинлек бармы ул? Булса, шул хакта аңлатып языгыз әле", дип безгә Норма авылыннан Фәния ханым мөрәҗәгать итте.

Әлеге яңалык үзем өчен дә бик кызыклы булды. Моңа җавап табар өчен район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Сафинага сорауларымны бирдем.
- Алсу Сәяфовна, укучыбыздан кергән сорауда сүз ни хакында бара?
- Монда сүз "Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты"н булдыру дигән яңа төшенчә турында бара. Бу интернет аша online режимда башкарыла торган гамәл. "Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты" Россия Пенсия Фондының рәсми сайтында www.pfrf.ru да урнашкан. Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) яки дәүләт хезмәтләрендә теркәлгән һәркем шәхси кабинетка керә ала.
- Шәхси кабинетны булдыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
- Моның өчен электрон биттә яшерен сүз һәм код язып, кеше үз исемен (Ф.И.О.), паспорт, СНИЛС, ИНН мәгълүматларын тутырырга тиеш.
- Шәхси кабинет булдыру нәрсә өчен кирәк?
- Үзеңнең электрон шәхси кабинетыңны булдырсаң, сервис аша пенсия системасы буенча кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап алу мөмкинлеге ачыла. 2015нче елның 1нче гыйнварыннан эшли башлаган программа нигезендә, пенсияне яңача исәпләү формуласы буенча үзеңнең пенсияңне санап та карый аласың. Монда үзеңнең пенсия күләмен, өстәмәләрне, стажны белеп була.
- Сервис аша кайда эшләгән елларыңны да күреп буламы?
- Әлбәттә. Эшләгән елларыңны, эш урыннарын һәм күпме взнос кергәне дә күренә.
- Пенсиянең тупланма өлешенә өстәп түли торган дәүләт программасы мәгълүматларын белергә мөмкинме?
- Мөмкин. Тагын бер яңалык: агымдагы елда кертелгән таләпләр буенча, пенсия исәпләү калькуляторы шәхси булачак. Аның белән пенсия балларын һәм стажны исәпләп була. Калькуляторның төп бурычы - пенсия күләменә хезмәт хакы, стажның, армиядә хезмәт иткән елларның, бала белән декрет ялында утыру чорының турыдан-туры йогынтысын күрсәтү.
- Шәхси кабинетның тагын нинди уңайлыклары бар?
- Өйдән чыкмый гына Пенсия фонды идарәсенә теге яки бу сорау белән мөрәҗәгать итәргә, белгечләргә чиратка язылырга, документлар соратырга мөмкин.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә, Алсу Сәяфовна!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250