Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнә торган эшчәнлек өлкәләре билгеле булды

Россиядә быелның гыйнвар аенда уртача хезмәт хакы 42,2 мең сум тәшкил иткән.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). 2019 елның гыйнвар аенда Россиядә файдалы казылмалар чыгару иң төшемле эшчәнлек өлкәсе булган. Бу хакта RT телеканалы Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Статистика буенча, әлеге тармакта уртача хезмәт хакы 79,4 мең сум тәшкил итә. Финанс һәм иминиятләштерү өлкәсендә эшләүчеләр аена уртача – 77,3 мең, мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә көч куючылар 66,2 мең сум хезмәт хакы ала.

Иң югары хезмәт хакы түләнә торган тармаклар бишлегенә шулай ук һөнәри, фәнни һәм техник эшчәнлек (61,2 мең), транспортлау һәм саклау (46,9 мең) өлкәләре кергән.

Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, кунакханә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре хезмәткәрләре иң аз эш хакы (27,2 мең) ала.

Тулаем алганда, Россиядә быелның гыйнвар аенда уртача хезмәт хакы 42,2 мең сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8,3 процентка артыграк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт хакы