Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнә торган һөнәрләр исемлеген төзегәннәр

Рейтингта беренче баскычны инженер-мехатроник һәм эретеп ябыштыручы һөнәрләре били.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты экспертлары Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнә торган һөнәрләр исемлеген төзегән. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Тикшеренү нәтиҗәләре RT телеканалы сайтында дөнья күргән. Рейтингта беренче баскычны инженер-мехатроник һәм эретеп ябыштыручы һөнәрләре били. Алар 100 мең сум хезмәт хакы ала. Бораулаучы һәм банк базарында операцияләр буенча белгечнең эш хакы 95 мең сумнан башлана.

Бизнес-аналитик, кушымталарны интеграцияләү белгече һәм термик эшкәртү процессларын модельләштерү белгеченә 90 мең сум хезмәт хакы тәкъдим ителә. Куллану кредитлары буенча белгечләр (85 мең сум) исемлекнең иң соңгы баскычында урнашкан.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт хакы