Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сак булыйк!

Соңгы вакытта Татарстан Республикасы территориясендә сөрем газы белән агулану очраклары ешайды, 2019 ел башыннан гына да республикада сөрем газы белән 20гә якын кеше агуланган, шуларның берничә очрагы үлемгә китергән фаҗига белән тәмамланган.

ТР ДТИ хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү барышында , сөрем газы  белән агулануның ике очрагы аш бүлмәсендәге һава чыгу юллары капланган булу аркасында килеп чыккан (беренче очракта тыгыз ябыштырылган тәрәзәләр, икенчесендә – вентиляция юлы обойлар белән  капланган).

Газ приборларының әйбәт  эшләве һәм сөрем газын фатир бүлмәләреннән чыгару өчен саф һава кирәк.

Күп фатирлы йортларда вентиляция системасы табигый сәбәпләр аркасында проектлана, ул даими рәвештә фатирлардан вентиляцион каналлар аша һаваны тартып алуны һәм чыгаруны тәэмин итә. Шул ук вакытта торак йортларның заманча конструкцияләре һава керү клапаннары булмаган пластик тәрәзәләр, резин уплотнительле герметик керү ишекләре белән җиһазландырыла, шуның нәтиҗәсендә һава килү һәм чыгу юллары арасында баланс бозыла.

Еш кына пластик тәрәзәләр һава керү клапаннары белән җиһазландырылса да, гражданнар кышкы чорда аларны ябык хәлдә тоталар, вентиляцион тишекләрне каплыйлар, вентиляторларны сүндерәләр , ә бу исә, үз чиратында, һава агымының бозылуына китерә.

Сөрем газының төсе һәм исе дә юк, әгәр дә бинада вентиляция бозылган һәм, әйтик, плитә кушылган икән, иртәме-соңмы сөрем газы концентрациясе кискен булачак.

Газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык өчен яңа һава агымын мәҗбүри рәвештә тәэмин итәргә кирәк, мәсәлән, форточкаларны ачарга. Төзек булмаган газ приборларын кулланмаска, вентиляцион тишекләрне чит предметлар белән ябарга ярамый. Балаларны кечкенә чактан ашарга утырыр алдыннан кул юарга яки теш чистартырга өйрәткән кебек, балачактан ук аңлатсак һәм өйрәтсәк иде. Әлеге чараларны гадәткә кертеп, үзебезне, якыннарыбызны сөрем газы белән агуланудан саклап, тормышыбызны куркыныч астына куймасак иде. 

Елена Арефьева,

ТР Дәүләт торак инспекциясенең

Үзәк инспекторлык бүлеге башлыгы.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөрем газы