Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сания ӘХМӘДИЕВА: "Авыр иде ул чорлар"

Әсхәт Сәфәровның «Закат Казанского феномена» (история ликвидации организованных преступных формирований Татарстана) китабын укып чыкканнан соң күп хатирәләр һәм авырлыклар күз алдыннан үтеп китте.

Бу группировкаларны тар-мар итүгә полиция хезмәткәрләренә күпме көч түгәргә туры килгәндер. Күпмесе үз тормышларын биргәндер. Чыннан да, бик авыр иде ул чорлар. Районда Чепья «Ателье мод»ның директоры булып эшләдем.
Коллективта 150 кеше бар иде. Норма, Смәел, Куныр авылларында тегү цехларыбыз эшли. Аларны чимал белән тәэмин итү искиткеч авыр чорлар. Чималга бару өчен техника да юк. Күмәк хуҗалык җитәкчеләре нык ярдәм итте. Аннан хакимият башлыгы Марат Әхмәтов йөреп, үзебезгә машина алып бирде. Мин төрле өлкәләрдән чимал алып кайта башладым.
Шул елларда оештырылган группировкаларның 5 тапкыр һөҗүмнәренә дучар булдым. Машинаны бушаткан вакытлары да булды. Кая акча, мех, кая норка, песец, чернобурка, овчина һәм башка товарлар сорап теңкәгә тияләр иде. Хәтта үтерү белән дә яныйлар иде.
Иң соңгысы үзебезнең район егете тарафыннан ясалган «машина угоны» булды. Ул Түбән Сәрдек егете иде. Товарга барган идек. Машинада вексельләр, чеклар һәм товарлар бар иде. 2 ай дигәндә Казандагы Центральный УВД полиция хезмәткәрләре табып бирделәр. Зур рәхмәт аларга. Ул егет тиешле җәзасын алды.
Ул вакытта кибетләрдә бар нәрсә дә дефицит иде. Тегүчеләр, кисүчеләр ул вакытта киләчәккә өмет белән халыкка көнкүреш хезмәте күрсәттеләр. Кисүче Альфинур Нигъмәтҗанова, Дания Фәсхетдинова, Флера Гайнуллина, Рәхилә Җәләлованы районда кем генә белми икән. Рәхмәт коллектив членнарына бу авырлыкларны җиңеп чыгуда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен.
Фото: http://mamlas.dreamwidth.org/tag/70-%D0%B5

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250