Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шартлаткыч турында шалтыратудан соң, Совет районы судыннан кешеләрне эвакуацияләгәннәр

Урынга полицейскийлар, кинологлар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Бүген билгесез кеше Казанның Совет районы суды бинасына шартлаткыч җайланма куелу турында телефоннан шалтыратып хәбәр иткән. Шул сәбәпле, Совет районы судыннан барлык хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Иртән суд бинасына мина куелуы турында хәбәр килде. Бинадан барлык хезмәткәрләр, судка килүчеләр һәм хөкем ителүчеләр эвакуацияләнде», - дип искәрттеләр судның матбугат хезмәтендә.

Урынга полицейскийлар, кинологлар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән. Берникадәр вакыттан соң эвакуацияләнгән барлык кешеләргә дә бинага керергә рөхсәт иткәннәр. Бинада шартлаткыч җайланма куелуы турындагы хәбәр расланмаган.

 

Фото: фото очевидцев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шартлаткыч