Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сигезнең берсе

1978нче елда Балтач районында ачылган 96нчы һөнәр лицеена быел 35 ел була. Менә шушы еллар эчендә лицей коллективы районыбыз оешмаларына, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренә төрле профессия кешеләрен әзерләде. Бу исемлеккә тракторист-машинистларны, автомобиль йөртүчеләрне, пешекче-кулинарларны, эретеп ябыштыручыларны кертергә була. Эретеп ябыштыручыларны хәзерләүдә күп еллардан бирле Илфат Мәсхүт улы Шакиров (рәсемдә) зур тырышлык...

Санкт-Петербург шәһәрендә эретеп ябыштыручы булып эшләп зур тәҗрибә туплаган Илфат Шакиров укытудан тыш, һөнәр лицееның укытучыларына һәм мастерларына кабинетлар эшләүдә, техникаларны ремонтлауда һәм башка төрле хуҗалык эшләренә дә булышлык күрсәтә. Илфат Мәсхүтович хезмәтләре хакында «Моя земля» газетасында да язма дөнья күрде. Ул үзенә беркетелгән кабинетта эретеп ябыштыру эшләрен өйрәтү өчен тиешле таләпләргә туры килерлек итеп эш урыннары булдырды. Кабинет пөхтәлек, чисталык ягыннан укучылар өчен дә үрнәк булып тора. Аның уздырган ачык дәресләренә һәр катнашучы югары бәя бирә. «Техническое творчество» конкурсында катнашып, Илфат Мәсхүтович призлы урыннар яулады. Казанда квалификация күтәрү институтында укып, 100ләп һөнәргә өйрәтү мастерлары арасында уздырылган конкурста җиңү яулап, Киев шәһәренә барырга лаеклы булган укучылар исемлегенә кертелде. А.Макаренко исемендәге колледжда һәм Е.О.Патон исемендәге институтта хәзерлек курсларында булып кайтты. Илфат Мәсхүтович һәр билгеләнгән имтиханнарны бик яхшы билгеләренә тапшырып, «Сертификат профессиональной компетентности» алды һәм «Международный практик по сварке» дипломына лаек булды. Рәсәй күләмендә мондый исемне алучылар бик аз (Рәсәйдә барысы 8 кеше). Илфат Мәсхүтович күп еллардан бирле туплаган эш тәҗрибәсе хакында Киев шәһәрендә, Казанда, шулай ук һөнәр лицеебызның методик комиссия утырышларында да чыгышлар ясады, яшь мастерларга киңәшләрен бирде. Эретеп ябыштыручылар хәзерләүдә менә шушындый шәхеснең булуы белән 96нчы лицей коллективы нык горурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250