Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Субаш мәктәбе укучысы Ландыш Габитова «Алтын каләм – 2014» җиӊүчесе

17-21 июньдә «Волга» яшьләр үзәгендә «Алтын каләм - 2014» XIX Республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале булып узды. Әлеге фестивальдә Балтач муниципаль районыннан 4 бала катнашты.

Алар анда татар журналистикасы буенча көч сынаштылар. Ахырдан барлык катнашучылар да сертификат белән бүләкләнде. Балтач районы Субаш төп гомуми белем мәктәбенеӊ 9 нчы сыйныф укучысы Ландыш Габитова «Государственный служащий - это профессия или призвание?» номинациясендә җиӊүче итеп танылды. Ә хәзер үземнеӊ якташым Ландыш белән әӊгәмәбезне тәгъдим итәм.
- Ландыш, син бу фестивальгә ничек килеп эләктеӊ?
- Ел саен үткәрелеп килә торган «Алтын каләм» конкурсында катнашып, муниципаль эпапта 2 урын яуладым. Күрәсеӊ, эшләрне Казан комиссиясенә дә тәкъдим иткәннәр. Яшьләр спорт һәм туризм министрлыгы Балтач районыннан 5 укучыны сайлап алган. Шулар арасында мин дә бар идем.
- Син бит әле 9 нчы сыйныфны тәмамладыӊ. Чыгарылыш кичәсендә катнаша алмавыӊа үкенмисеӊме?
- Юк, үкенмим! Чөнки киләчәктә мин шушы юнәлешне сайларга уйлыйм.
- Фестивальдән алган тәэсирләреӊ?
- Бу фестиваль минем күӊелләрдә мәӊге сакланачак. Чөнки мин инде фәнни - гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашып киләм, ләкин мондый фестивальдә беренче тапкыр катнашуым иде. Дөресен генә әйткәндә, беренче көнне кая килеп эләккәнемне аӊлап та бетермәдем. Шуннан пресс-конференцияләр, мастер-класслар, төрледән - төрле бәйгеләр үткәрделәр. Һәр кеше үз сәләтен күрсәтергә тырышты. Мәкаләләр язып, көн саен газеталар чыгардык. Иӊ истә калганы күренекле, танылган кешеләр, шагыйрьләр, журналистлар белән танышу булды. Алар безгә үзләре белән булган гыйбрәтле хәлләрне сөйләделәр, журналистика серләренә өйрәттеләр.

Р.S. 9 нчы сыйныфны «5»ле билгеләренә генә тәмамлаган Ландышка киләчәктә иҗат уӊышлары телим.

Фотода: Тарасова Надежда Сергеевна, РФ Дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе һәм Ландыш Габитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250