Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әтием күбәләге

Әтинең өчесен үткәрергә әзерләнеп йөрибез. - Әти кайткан, әти, - дип кычкырып җибәрде шунда беребез. Табын өстендә төрле төсләрен балкытып чуар күбәләк бөтерелә иде.

Моңа кадәр көн дә авылда булып, аны беребез дә күрмәгән иде. Бер-ике көн очты да күбәләк юкка чыкты. 7сен үткәрергә әзерләнеп йөргәндә тагын күренде. Шул ук күбәләк, төсе дә шул дип сөенештек. Күбәләк шулай бер күренеп, бер югалып әле һаман өйдә бөтерелә.
Әтине төн саклаганда да, соңгы юлга озатканда да гел яныбызда булган, булышкан авылдашларның берәрсе керсә дә, югалып торган җиреннән янә килеп чыга. Әтигә зур хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйткәндәй, бөтерелә-бөтерелә оча башлый. Әллә җан бар, җан кайта диюләре хак микән?!
Бер көнне әни тагын елап утыра. «Күбәләк тә күренми», - ди. Әллә каян гына килеп чыккан күбәләк әнинең күкрәгенә кунмасынмы!? Озак утырды. Әни тынычланганчы китмәде.
Хәзер дә чиратлап көн дә әни янында торабыз. Без кайткан саен каядыр югалып торган күбәләк янә килеп чыга. Әнинең ялгыз түгеллегенә сөенгән кебек бөтереләбөтерелә оча. Күбрәк әни янында, аны юатырга тырышкан кебек. Менә шушы хәлне үз күзләрең белән күргәч, төрле хорафатларга ышанмый торган җиреңнән ышанырсың.
Фото: http://www.stihi.ru/2011/05/04/5814

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250