Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тәлинкә тотар чак җиткән яки уятмагыз “җен”не!

50 яшем тулган көннәр иде. Бер танышым котлап шалтыратты да: “Әйтәм, соңгы вакытта тәнкыйть әйберләре язмый башладың. Тәлинкә тотар чагың җиткән икән”, – дип төрттереп куйды. Янәсе, пенсиягә чыгар яшең җитеп килә...

Шушылай “ега” торган итеп әйтә торган гадәтен белгәнгә, үпкәләмәдем дә, күңелгә дә авыр алмадым. Әмма ике елдан артык инде аның шушы җөмләсенә күңелемнән җавап язып, бәхәсләшеп йөрим.Бу теманы искә төшерергә тагын бер сәбәп чыкты.

Районда күптән түгел үткән бер бәйрәмдә урыным берничә еллар элек зур җитәкче булып, бүген башка эштә эшләүче кеше белән янәшә туры килде.

–Менә-менә, миңа син кирәк идең, Гөлсинә. Күптән сиңа әйтәсе сүзләрем бар иде, – дип гөрләп каршы алды ул мине. – Бөтен язганнарыңны укып барам. Элеккечә язмый башладың бит син. Әллә күзлегеңне алыштырдың инде? Бер дә тәнкыйть язмаларың күренми”... “Күршем” тирә-яктагылар да ишетерлек итеп шау итә: “Әллә сезгә шундый күрсәтмә бирелдеме?”.  Минем җавап әзер: “Пенсиягә чыгар яшем җитә бит!” Бераз тын торгач, реплика ташлыйм: “Ә үзегез җитәкче булып эшләгән чакта тәнкыйть язганны ярата идегезме соң?!”

Менә инде тагын ничә көннәр үткәннәрне “әйләндерәм”. Хак әйтәләр: тәнкыйть язмыйм диярлек. Сәбәп, билгеле, пенсия яше җитүдә түгел. Егерме биш елга якын гаделлекне эзләп-эзләп тә таба алмауда, тәнкыйть язуның мәгънәсе юклыкта. Без язган кимчелекләр генә дә төзәлгән, төзәтелгән булса да, бөтенләй икенче җәмгыятьтә яшәр идек тә. Дөньяны үзгәртәм дип тотыну иң яхшы чиктә... үзең үзгәрү белән тәмамлана ахрысы. Башта әле үзгәртеп буласына ышанасың, аннан хыялый дөньяң реаль чынбарлык белән бәрелешә-бәрелешә, шул ышанычың какшый, тора-бара өмет дигәнең дә үлә. Без инде гади бер авыл хәбәрчесе язып түгел, демократ Ельцин властька килгәч тә бернәрсәнең үзгәрмәвенә (үзгәрсә дә, юньлегә түгел) күреп, инанган буын.

Әле дә гел тәнкыйть язучылар бар диярсез. Хәзер инде дөняны үзгәртәм дигән ышанычтан бигрәк, акча-макча, заказ характерындагы язмалар модада. Икенчедән, каланыкылар килә дә, кайта-яза. Алар монда башка йә килә, йә юк. Менә шул җирлектә яшәп, шундагылар турында урынлы тәнкыйтеңне язып кара син. Тәнкыйтең димим, бер сүзең урынсыз, дөрес булмаса да, нәрсә буласын чамалавы кыен түгел. Үзең генә түгел, нәсел-нәсәбәң белән качып котыласың юк.

Тәнкыйть – кирәкле шәйдер дигән Тукай белән дә килешмим бүген. Кирәк түгел ул. Көндәш партнерыңнан, синнән алда барган коллегаңнан яки эше күзгә күренә башлаган җитәкчеләрдән  “тузан койганда” гына рәхәттер кебек тоела. Кирәк булса, дөрес-хак язмалар өчен дә күпме дошман әзерләнер идемени?!

2014 елның җәе иде. Звонокка бастылар. Чыксам, илле яшьләрдәге таныш түгел бер ир-ат. “Минннән артык яшәмисең икән”, – булды беренче җөмләсе. Минем аптырап басып торганны күреп, куен кесәсеннән берничәгә бөкләнгән “Ватаным Татарстан” газетасын тартып чыгарды. “Ничә ел буе йөрәк янымда йөртәм мин аны. Менә монда синең язма. Минем абый турында хурлап яздың”... Мәкаләнең исемен әйтүгә, сүзнең кем турында баруын аңладым. Сүз авылдашларына бик күп золым салган җитәкче турында иде. “Кунагым” шаткый әзерлекле килгән: теле-телгә йокмый, әллә рәнҗеп, әллә, чыннан да, абыйсының хаклыгына ышанып, сөйли дә, сөйли.... Миңа да авыр. Юкса, язмамның бер хәрефендә дә хилафлык юк. Монысын аңлатырга тырышсам да, нигәдер кеше дистә еллар куен кесәсендә йөртерлек булгач, дөрес эшләмәгәнмен, ахры, дип икеләнә калдым. Берничә көннән Балтачтан кайтканда шушы ук “кунагым” туктап утыртты. Теге көнне минем “йомшаганны” аңлаган абзыем, утыруга, атакага күчте. Сигез чакрым араның яртысын түздем дә, күрше авылга якынайганда инде ул шакшылыкны тыңларга сабырлыгым калмады: “Туктатыгыз машинагызны, юкса, сикерәм!” – дидем.

Бер җитәкче дә: “Синең ул газетаңны (үзе тәнкыйтьләнгән газетаны) менә ничә ел инде өстәл өстемдә, каршымда тотам. Бөтен сүзен яттан сөйли алам”, – дигән иде. Гыйбрәт өчен саклый дип уйласагыз, ялгышасыз. Башка шундый ялгышлыклар эшләмәскә дигән нияттән дә түгел... Юкса, бу очракта да хаклык минем якта иде (башкача булса, реакция бөтенләй башкача булачак иде, билгеле).

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев