Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Түләүләр борчый

«Ышаныч тартмасы»на юлланган хатта «ОДН» һәм суга түләү тәртибендәге кайбер моментларны аңлатуны сорап, газета битләрендә бастыруны үтенгәннәр. Әлеге хатка төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев җавап бирә:

«2012нче елның сентябрь аеннан күпкатлы йортлардагы фатирларда яшәүчеләрне коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүдә яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. ОДН түләүләре РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә исәпләнә. Гомумйорт күрсәткече һәм шәхси счетчиклар, норматив белән түләүчеләр кулланган су суммасы арасындагы аерма милекчеләр арасында бина мәйданына пропорциональ рәвештә бүленә. Гомуми йортта исәп приборы булмаган чоракта, ОДН барлык милекчеләргә дә норматив буенча языла.
Күпкатлы торак йортта яшәүчеләрнең шәхси исәп приборларының күрсәткечләрен киметеп күрсәтү; законсыз рәвештә йорт эчендәге инженерлык челтәренә тоташтырылу; төрле җайланмалар ярдәмендә шәхси исәп приборларын туктату; стоякларда су агу; фатирларда теркәлмәгән кешеләр яшәү.
- ОДНның артык күп булуына китерүче сәбәпләр.
ОДН чыгымнарын киметү өчен нинди чаралар күрергә кирәк соң?
Беренчедән, шәхси исәп приборларының күрсәткечләрен үзвакытында дөрес итеп бирергә кирәк. Икенчедән, искергән, кулланылу вакыты чыккан шәхси исәп приборларын алыштырырга кирәк. Андый приборлар дөрес булмаган мәгълүмат бирә. Әгәр дә су счетчигыгыз гамәлдән чыккан икән, тиешле кагыйдәләр нигезендә, түләү норматив буенча исәпләнәчәк. Өченчедән, кайбер гражданнарның йорт эчендәге инженерлык челтәренә законсыз тоташтырылуына, төрле магнит һәм башка чаралар ярдәмендә шәхси приборлар эшенә тыкшынуына юл куймау шарт.
Гражданнарның үзләренең шәхси исәп приборлары күрсәткечләрен киметеп язу фактлары, гражданнарның пропискасыз фатирларда яшәү очраклары ачыкланса, бу хакта хезмәт күрсәтүче оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пропискасыз кешеләр яшәгән фатирларда кагыйдә буларак, исәп приборы булмый һәм алар күпме кирәк, шулкадәр су куллана. Коммуналь хезмәтләр өчен, ягъни су, канализация һәм җылылык өчен тарифларны билгеләү Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитеты вәкаләтенә керә.
Балтач җирлегендә су өчен тариф - 28,64 сум/куб. метр.
Белешмә өчен кайбер районнарда су өчен тариф: Саба - 20,96 сум/куб. метр, Арча - 32, 03 сум/куб. метр, Әтнә - 44, 34 сум/куб. метр.
- Торак хезмәтләр өчен (ягъни капиталь ремонт, торак фонды белән идарә итү, инженерлык челтәренең агымдагы ремонты, ишек алларын җыештыру өчен) тарифны район башкарма комитеты тәкъдим итә.
2012нче елда торак хезмәтләр өчен тарифлар 1 мәртәбә 1 июльдән 10 процентка арткан иде. 2013нче елда торак хезмәтләр өчен тарифларның артуы уртача алганда 6 процентны тәшкил итәчәк, һәм ул 1 июльдән гамәлгә керәчәк.
2013нче елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр 1 айга гомуми торак мәйданның 1 кв. метрына торак хезмәтләргә түләү - 14 сум 80 тиен (Чепья җирлегендә - 11 сум 55 тиен) зурлыгында калачак. Ягъни 2012нче елның 1 июленнән гамәлгә кергән тарифлар үзгәрмәячәк. Ә инде 2013нче елның 1 июленнән, алар әйткәнемчә, тарифлар 6 процентка артып, 1 айга гомуми торак мәйданның 1кв. метрына торак хезмәтләргә түләү - 15 сум 70 тиен (Чепья җирлеге өчен - 12 сум 25 тиен) була. 1кв. метрга түләү бәясен башка районнар белән чагыштырып карасак: Арча районында - 14 сум 97 тиен, Кукмарада - 16 сум 80 тиен, Кама Тамагы - 19 сум 62 тиен».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250